Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада 3D-коймалары җитештерә башлаячаклар

Проект ТОСЭР составына керү өчен экспертлар тарафыннан хупланган.

Комиссия утырышы видеоэлемтә буенча Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә узган. Анда Түбән Кама мэры Айдар Метшин да катнашкан. Утырышта шәһәребездән ике гариза хупланган. «Айрон индастри компания» компаниясе Түбән Камада апрель ахырыннан бирле эшли, әмма ул пандемия чорында төп продукциядән (тимер конструкцияләр) тыш, медицина битлекләре җитештерүне башлап җибәргән. «Восток Волга Сталь» компаниясенең койма җитештерү заводы иң популяр коймаларның берсе – профнастил җитештерәчәк, әмма 3D коймаларга шулай ук ихтыяҗ зур: аларны монтажлау җиңел, шулай ук сыйфаты да яхшы. Гадәттә, мондый коймаларны җәмәгать урыннарына һәм режим объектларына куялар. Беренче продукция быел ук чыгарга тиеш.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев