Туган як

Түбән Камада 2022 елда 112 торак йортны ремонтлау планлаштырыла

Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Юрий Болтиков хәбәр иткән.

Ремонт эшләре төрле юнәлешләрдә башкарылачак. 46 йортның фасадына капиталь ремонт ясау, 26 йортның түбәсен төзекләндерү, 16 йортта җылылык белән тәэмин итүнең йорт эчендәге инженерлык системасын ремонтлау планлаштырыла. Бу максатларга барлыгы 820,76 млн сум акча юнәлдереләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: