Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама язгы ташкынга тулысынча әзер

Шушы көннәрдә шәһәрдә «Җиңү» һәйкәле янында су ташуга әзерлек тикшерелде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районының гражданлык оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе начальнигы Виталий Бочкарев хәбәр итте.

Смотрда 62 нче янгын сүндерү-коткару часте, кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, коткару станциясе, сәламәтлек саклау идарәсе, Түбән Кама районы башкарма комитетының сәүдә һәм куллану хезмәтләре бүлеге һ.б. катнашты.
Коткару төркемендә 350 кеше һәм 70 махсус техника исәпләнә. Медицина ярдәме күрсәтер өчен кирәк-яраклар, кайнар ризык белән тәэмин итү постлары оештырылган. Су ташудан зыян күрүчеләр вакытлыча «Патриот» үзәгенә һәм «Зәңгәр күл» лагерена урнаштырылачаклар.
– Ташкын вакытында куркыныч, беренче чиратта, Ильинка, Дмитриевка, Кармалы һәм Пробуждение авылларына, дамба янында урнашкан бакчаларга яный. Шуңа күрә 14 марттан алып, Кама елгасының биеклеге көненә ике тапкыр үлчәнә. Соңгы күрсәткечләр буенча ул – 53,65; Түбән Кама ГЭСының иң түбән урында 54,18 метр тәшкил итә. Куркыныч күрсәткеч 60 метр дип исәпләнә, – дип аңлатты Виталий Бочкарев.
Ташу турында сөйләү иртәрәк булыр, диләр белгечләр. Сулыклар үзләрен апрель аенда күрсәтә башлар, дип көтелә. Әлегә куркырлык нигез юк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев