Туган як

Түбән Кама яр буендагы тайгак урында брусчатканы алыштырачаклар

Бу урында брусчатка шулкадәр тайгак ки, анда җәяүлеләр егыла, велосипедчылар кыенлык белән тоткарлана. Ә бер атна элек әлеге баскычта хатын-кыз егылып аягын сындырган.

Шәһәр Советы депутаты Рәис Шәехов сөйләвенчә, бу мәсьәлә кыска вакыт эчендә хәл ителәчәк.

Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

Шәһәр Советы депутаты уртаклашкан фоторәсемнәрдә күренгәнчә, баскычның һәм велосипед юлының брусчаткасын сүткәннәр.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: