Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама травматологлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

20 майда Бөтендөнья травматолог көне билгеләп үтелә.

Бүген РҮХнең травматология пунктында җиде табиб, җиде травматолог һәм өч нейрохирург, ә балалар хастаханәсенең травмпунктында өч табиб-травматолог эшли.

Балалар хастаханәсенең травматология пункты мөдире Николай Микрюков. Аның эш стажы 44 ел, 17 ел  Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә травматолог булып эшләгән, һәм менә 27 ел инде балаларны дәвалый. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Травмпунктларга түбәнкамалылар төрле яралар, сынулар, пешүләр һәм хайван-бөҗәк тешләүләр белән мөрәҗәгать итә. Шулай ук Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе травмпунктында буыннар авыруларыннан интегүче пациентларны да кабул итәләр.

Травматология бүлегендә травмалары булган өлкән яшьтәге пациентларны дәвалыйлар һәм операцияләр ясыйлар , шулай ук табиблар югары технологияле медицина ярдәме күрсәтәләр .

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев