Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама табиблары: тән температурасы күтәрелү ашыгыч ярдәм чакырту өчен сәбәп түгел

Түбән Кама табиблары журналистларга коронавирус пандемиясе шартларында ашыгыч ярдәмне чакыру кагыйдәләре турында сөйләде.

Эпидемиологик хәл кискенләшү сәбәпле, кайбер кешеләр паникага бирелә һәм тән температурасы бераз гына күтәрелгән очракта да ашыгыч ярдәм чакырта. Нәтиҗәдә, ашыгыч ярдәм бригадасын чакырту шәһәрдә берничә тапкырга арткан. Линиягә өстәмә - 15 нче бригада да чыгарылган. Ашыгыч медицина ярдәмен чакырту тәүлегенә 250 гә җиткән. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Медиклар әйтеп узганча, тән температурасы күтәрелү ашыгыч ярдәм чакырту өчен сәбәп түгел. Гомумән, ашыгыч медицина ярдәме «экстрен» (бригада 20 минут эчендә килергә тиеш) һәм «кичектергесез» (бригада 2 сәгать дәвамында килергә тиеш) төрләргә бүленә.

Һәлакәткә очрау, имгәнү, пешү, агулану, кан китү, бала тудыру, аңсыз калу, сулыш тукталу очракларында ярдәм хезмәте 20 минут эчендә килеп җитәргә тиеш. "Еш кына андый пациентлар яшәү белән үлем арасында, - дип сөйләде станция мөдире Земфира Әхмәтшина. - Алар янына медиклар беренче чиратта чыга. Кабул ителгән шалтыратулар диспетчерлык хезмәте тарафыннан сортларга бүленә. Барысы да табиблар тарафыннан контрольдә тотыла. Без 65 яшьтән өлкәнрәк пациентларга, хроник авырулар булган кешеләргә, кечкенә балаларга аерым игътибар бирәбез: мондый чакыруларга ярдәм беренче чиратта күрсәтелә".

Әгәр температурагыз күтәрелеп, үзегездә хәлсезлек тойсагыз, яшәү урыны буенча сырхауханәгә шалтыратып, өегезгә табиб чакыртырга кирәк. Моның өчен сырхауханәләрдә күчмә фельдшер бригадалары, шул исәптән тест ясый торган махсус бригадалар да бар.

Сырхауханәләр эш көннәрендә 07.00 -19.00 сәгатьләрдә эшли, ял һәм бәйрәм көннәрендә дә хезмәт күрсәтелә. Һәр пациент үзенең участок терапевты күзәтүе астында, ул аның белән телефон аша элемтәгә керә ала. Авыруның хәле начарайган очракта, табиб аның янына берничә тапкыр бара.

Мөрәҗәгать өчен телефоннар:

1нче сырхауханә (Менделеев ур., 46), 24-35-55 һәм 24-35-02;

2 нче сырхауханә (Төзүчеләр пр., 10д), 24-34-02 һәм 24-34-05.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев