Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама районының күп балалы гаиләләр бистәсендә юл салу планлаштырыла

Бистәдә юллар проблемасы кискен тора. Халык бу мәсьәләне ел саен күтәрә иде.

Участокларга кешеләр 2014 елда ук урнаша башлаган иде, әмма анда бүгенге көнгә кадәр юллар да, газ да, су да юк. Кышын автомобильләр карда, ә көзен һәм язын пычракта бата.

Түбән Кама районы Борок авылының күп балалы гаиләләр бистәсендә яшәүчеләр ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы һәм ТР Төзелеш министрлыкларына мөрәҗәгатьләр иткәннәр.

Бу хакта инициатив төркемнең вәкиле социаль челтәрләрдә сөйләде.

Төрле инстанцияләргә һәм ведомстволарга мөрәҗәгать иткәннән соң, эш урыныннан кузгалган кебек. Түбән Кама районы матбугат хезмәтендә хәбәр итүенчә, быел бистәдә күп балалы гаиләләр өчен «торак пунктларда юл-урам челтәрләрен норматив хәлгә китерү» программасы буенча 500 метр юл салу планлаштырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев