Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама районында мал сую цехы төзелә

Айдар Метшин Каенлы авыл җирлегендә төзелеп килүче мал сую цехында булды.

Районда беренче мал сую цехын бу елның икенче кварталында ачарга планлаштыралар. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Биредә көненә 50 баш терлек чалыначак, ит, ярымфабрикатлар, ливер җитештереләчәк. Цех Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән төзелә.

Бирелгән грант 50 млн сумнан артык, тагын 43 млн - инвестор кертеме. Проект үз куәтенә 2023 елда чыгачак, илледән артык эш урыны булдырылачак.

Айдар Метшин төзелешнең ничек баруы белән кызыксынды, объектны тапшыру вакытын ачыклады. Район башлыгы сүзләренә караганда, хезмәттәшлекне эре хуҗалыклар белән генә түгел, ә фермерлар белән дә, шәхси ярдәмче хуҗалыклар белән дә җайга салырга кирәк. Боларның барысы да ахыр чиктә кластер төзергә мөмкинлек бирәчәк.

Фото e-nkama.ru сайтыннан.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X