Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин балалар белән кәгазь көймә йөздергән

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин малайлар белән кәгазь көймә йөздергәне турында сөйләгән.

Аларны ул «Ковер» яшьләр үзәге янында очраткан. Малайлар гөрләвек буйлап шешә капкачын йөздереп уйнаганнар. Рамиль Муллин балачагын исенә төшерегә теләгән, балалар белән ул кәгазь көймә ясап, суга җибәргән.

 

 

 «Хезмәттәшләр белән озак фикер алышканнан соң, урамга чыктым, ә анда малайлар гөрләвек буйлап капкач йөздереп уйныйлар. Кәгазьдән көймә ясарга һәм аларга кушылырга булдым. Балачакка кайтып килү шундый күңелле!», — дип яза Башкарма комитеты җитәкчесе үзенең «ВКонтакте»дагы шәхси битендә.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев