Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама Мэриясендә зиратка ни өчен йөрмәскә кирәклеген аңлаттылар

11 апрельдән Татарстанда зиратлар ябылды. Бу коронавирус йогышын профилактикалау максатларында эшләнде.

Түбән Камалылар яз көне инде якыннарының каберләрен җыештыра башлыйлар иде. Әмма быел барысы да башкача. Зиратлар ябык.

Түбән Кама мэры Айдар Метшин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, зиратлар халык йөрүдән тыелып, өйләрдә үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәү өчен ябык.

- Мин Пасха һәм Радоницада ел саен туганнар каберләренә йөрүче һәм аларны тәртипкә китергән православие динендәгеләрнең хисләрен аңлыйм. Рамазан ае башында традицион массакүләм намазлардан һәм кичке массакүләм ифтарлардан башка башланачак, шулай ук аларны үз-үзеңне изоляцияләү шартларында үткәрәчәк мөселманнарның хисен аңлыйм. Тагын бер кат кабул ителгән чараларга аңлап карауларын сорыйм. Бу куркынычсызлык максатларында эшләнде, - диде Айдар Метшин.

Исегезгә төшерәбез,11 апрельдән Татарстанда зиратлар җирләү процессы өчен генә ачык.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев