Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама хастаханәсе медикларына 350 саклагыч костюм тапшырылды

«Бердәм Россия» нең Татарстан башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин Түбән Кама үзәк хастаханәсенең медицина персоналына 350 саклагыч костюм тапшырды.

Бу максатларга, нигездә, депутатлар үзләренең бер көнлек хезмәт хакларын юлладылар. Бүгенге көндә республика "бердәмроссиялеләре" миллион ярымга якын акча җыйган.

Җыелган акчаларга иң кирәкле әйберләр, шул исәптән 1 610 шәхси саклану чаралары комплекты сатып алынган, алар Казан, Чаллы һәм Түбән Кама хастаханәләренә тапшырылган инде.

Бу бер тапкыр гына үткәрелүче акция түгел, бу соңгы ике ай дәвамында «Бердәм Россия» партиясе һәм аерым алганда, Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан үткәрелә торган зур планлы эшнең бер этабы, - дип билгеләп үтте Марат Сәмигуллин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев