Туган як

Түбән Кама ГХАТ идарәсе яшь парларны купшы туйлар уздырудан баш тартырга сорый

Түбән Кама яшь парларына купшы туйлар үткәрүдән баш тартырга һәм күп санда кунаклардан тыелырга киңәш итәләр. Мөрәҗәгать Instagramның рәсми битендә урнаштырылган.

“Республика территориясендә Махсус санитар-эпидемиологик режим кертелүгә бәйле рәвештә, булачак яшь парларны килеп туган вәзгыятькә аңлап карауларын сорыйбыз. Никахлашу тантанасына чакырылган кунакларның күплегеннән тыелып тору яхшырак булачак,” - диелә хәбәрдә.

Идарәдә барлык төр теркәү буенча гражданнарны кабул итү гадәти режимда башкарыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: