Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама "Экопаркы" электр энергиясез калган

Түбән Каманың “Экоагропарк” витриналарынан күпләп продукция юкка чыккан. Ике ай эчендә ун сәүдә ноктасыннан нибары дүртесе генә калган.

Сатучыларның көн саен проблемалары арта бара. Әле җитмәсә, кичә "Экоагропарк"та электр энергиясен дә сүндергәннәр. Эшмәкәрләр таварларын кая куярга белми.

 

“Миңа тауарымны кая куярга?” дигән сорауга: “Без белмибез”, – дип җавап кайтардылар. Әлбәттә, мин боларның барысын да ала алмыйм. Тауар эри башлады. Миңа моны кемгә сатарга?”  – дип сөйли тавык ите һәм сөт продукциясе белән сәүдә итүче Юлия Сирена.

 

Мондый хәл ике ай элек җитәкче киткәннән соң башланган. Узган атнада вакытлыча директор вазифаларын башкаручы килгән, әмма аның килүенә "Экоагропарк" та нибары дүрт сәүдә ноктасы гына калган. Төп сатулар, җитәкче киткәннән соң, беренче көннәрдә үк туктатылган.

 

“Фермерлардан килгән итләр, сөтләр, майлар, каймак ала идек. Сәүдә нокталарының ябылуы безне бик борчый”, - дип уртаклашкан сатып алучы Люция Насыйбуллина.

 

“НТР 24” төркеме ачыклаганча, “ЭкоАгроПарк” ны ябарга җыенмыйлар, электр энергиясен өзү реконструкция белән бәйле. Аннан соң, фермерларны күрше залга күчерәчәкләр. Тик сатучылар канәгать түгел, анда сатып алучылар тагын да азрак булачак дип саныйлар.

Соңгы мәгълүматлар буенча, "Экоагропарк" та электр белән тәэмин итү яңадан торгызылган, сәүдә комплексы гадәти режимда эшли башлаган.

Бу хакта “НТР 24” телеканалына Администрация матбугат хезмәте хәбәр иткән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев