Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама балыкчыларына елгага керергә рөхсәт ителде

Коткаручылар бүген иртән үткәргән тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Камада бозның калынлыгы урыны белән 13-15 сантиметр тәшкил итә. Димәк, елгага керү тыелмый. Ләкин әле боз күпләп кешене чыдата алмый, техниканы әйтәсе дә юк. Шуңа да бозга балыкчыларга төркемләп чыгу киңәш ителми. Бәхеткә, быел Түбән Камада балыкчылар белән хәвеф очраклары теркәлмәгән. Ә менә...

Коткаручылар бүген иртән үткәргән тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Камада бозның калынлыгы урыны белән 13-15 сантиметр тәшкил итә.

Димәк, елгага керү тыелмый. Ләкин әле боз күпләп кешене чыдата алмый, техниканы әйтәсе дә юк. Шуңа да бозга балыкчыларга төркемләп чыгу киңәш ителми.

Бәхеткә, быел Түбән Камада балыкчылар белән хәвеф очраклары теркәлмәгән. Ә менә Яр Чаллыда 10 балыкчы белән боз кителә, шуларның өчесен ярдан 700 метр ераклыкка җиткәч коткаралар. Калган җидесе судан үз көчләре белән чыга. Мондый батырлыклары өчен аларга мең ярым штраф яный.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев