Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама балалар бакчасында күп катлы контроль системасын урнаштырганнар

Бу көннәрдә Ульяновск өлкәсендә фаҗига булган: мылтык белән бер егет, балалар бакчасына кереп, бала караучысын яралаган, аннары тәрбиячене hәм ике баланы үтергән. һөҗүмче психик яктан авыру буларак исәптә торган.

Түбән Каманың 92 нче балалар бакчасында, мондый хәлләрне булдырмау максаты белән, күп катлы контроль системасы урнаштырылган.

«Килгән hәр кешене видеокүзәтү ситемасы аша карап була. Әгәр дә чит кеше килсә hәм шик тудырса, аны кертмиячәкләр. Ул койма аша керергә маташса да, каравылчы ярдәм чакыртырга өлгерәчәк. Минем күкрәк  янымда даими хәвеф төймәсе бар, әле стационар кнопкасына да эшли», –  дип билгеләп үткән балалар бакчасы сакчысы Наталья Валдавина.                                

Моннан тыш, ерактан контрольдә тоту системасы да бар. Әлегә ул бөтен җирдә дә юк, әмма тиздән Түбән Каманың барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен аның белән җиһазландырачаклар.

«Ата-аналар балалар бакчасына шәхси карта ярдәмендә керә алачак, ягъни, чит кешенең картасы булмаса, ул бу ишектән үтә алмаячак. Шулай ук,  сакчылык персоналы тулысынча комплектлаштырылган, алар барысы да өйрәнгәр. Берәр хәл була калса, үзләрен ничек тотасын беләләр», - дип аңлаткан 92 нче балалар бакчасы мөдире Ландыш Софина.

Бакча эчендә металл ишекләр, «Ария» хәбәр итү системасы урнаштырылган. Ул аерым кабинетта урнашкан hәм анда һәрвакыт хезмәткәр бар. Сакчы бакча тирәсендә һәм эчендә ниләр булганын әлеге система аша күзәтә ала. Гадәттән тыш хәлләр була калса, каты элемтә аша хәбәр итә. Төнлә бакчада ир-ат сакчылар кизү тора.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев