Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Тавыш бирергә онытмыйк

«Төзекләндерүдә биш адым» программасы буенча моногорода.рф сайтында тәкъдим итүләр тәмамланды. Исегезгә төшерәбез, тәкъдимнәрне белән 28 февральгә кадәр генә җибәреп була иде. Хәзер исә алар өчен тавыш бирергә мөмкин. Программа җәмәгать урыннарын төзекләндерү, яшьләрнең ял урыннарын тәртипкә китерү һәм башкаларны үз эченә ала. Тәкъдимнәр күп килде. Түбәнкамалылар яшьләр үзәген төзүне (1589...

«Төзекләндерүдә биш адым» программасы буенча моногорода.рф сайтында тәкъдим итүләр тәмамланды. Исегезгә төшерәбез, тәкъдимнәрне белән 28 февральгә кадәр генә җибәреп була иде. Хәзер исә алар өчен тавыш бирергә мөмкин.
Программа җәмәгать урыннарын төзекләндерү, яшьләрнең ял урыннарын тәртипкә китерү һәм башкаларны үз эченә ала. Тәкъдимнәр күп килде. Түбәнкамалылар яшьләр үзәген төзүне (1589 тавыш), Кораб наратларына һәйкәл куюны (1457 тавыш), Лемаев скверын һәм мәйданын төзекләндерүне (1450 тавыш), ветераннар йортында сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган түбәнкамалылар өчен ял һәм эш үзәге оеш-тыруны (1429 тавыш), Кама елгасы янында яр буен тәртипкә китерүне (1413 тавыш) һ.б. теләгәннәр.
Ә менә Кама Аланында яшәүчеләрнең күбесе Гаилә паркы булдыруны сорый. 20 меңнән артык камааланлы биредә эскәмияләр, фонтаннар, җәяүлеләр өчен уңайлы сукмаклар һәм җәйге кафе турындагы теләкләре белән уртаклашкан. Шулай ук, җәмәгать бассейнын (3904 тавыш), машина һәм җәяүлеләр өчен юллар төзүне, яңа базар булдыруны һ.б. сораучылар да бар. Барлык моношәһәрләр арасында алар программада иң актив катнашучылар икән.
Икенче урында - Саратов өлкәсе (Петровскида футбол стадионын төзү), өченчесендә - Кырым (Армянскида супермотокросс трассасын төзү). Беренче унлыкта Түбән Каманың ике тәкъдиме урын алган.
Шәһәребез өчен тавыш бирергә теләсәгез, моногорода.рф сайтына рәхим итегез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X