Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Тату бер гаилә кебек

Муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин Халыклар дуслыгы йортында урнашкан җәмәгать оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Хәзерге вакытта биредә бер түбә астында 25 җәмәгать оешмасы эшли, шуларның 11е - татар, керәшен, башкорт, чуваш, таҗик, әзербайҗан, әрмән, украин, урыс, немец һәм әле яңа гына килеп кушылган үзбәк милли-мәдәни җәмгыятьләре. Очрашу әнә...

Муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин Халыклар дуслыгы йортында урнашкан җәмәгать оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Хәзерге вакытта биредә бер түбә астында 25 җәмәгать оешмасы эшли, шуларның 11е - татар, керәшен, башкорт, чуваш, таҗик, әзербайҗан, әрмән, украин, урыс, немец һәм әле яңа гына килеп кушылган үзбәк милли-мәдәни җәмгыятьләре.
Очрашу әнә шул үзбәк җәмгыятен биредәге тату гаиләгә кабул итү тантанасыннан башланды. 35ләп кешене берләштергән бу җәмгыятьнең дә хәзер Халыклар дуслыгы йортында үз кабинеты бар, аны үзбәк халкының милли традицияләренә туры китереп бизәгәннәр. Биредә милли бәйрәмнәрен уздыра, балаларын үзләренең гореф-гадәтләре, рухи байлыклары белән таныштыра алачаклар.
Үзбәкләрне бу үзен-чәлекле өй туе белән котлап, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин шәһәребез төзелә башлаган елларда Түбән Камага утызлап милләт вәкилләре күченеп килүен, ә хәзер бездәге милләтләр санының инде иллегә җитүен билгеләп үтте.
- Безне дуслык бер-ләштерә. Халыклар дуслыгы йортында гына түгел, шәһәрдә, районда һәм бөтен илебездә дә шундый татулык, үзара аңлашу булсын иде, - диде Айдар Метшин.
Аннан соң ул биредәге барлык җәмәгать оешмалары җитәкчеләре белән «түгәрәк өстәл» янында әнгәмә үткәрде. Халык-лар дуслыгы йорты директоры Васил Хафизов бу мәдәният учагының узган елгы эш йомгаклары белән таныштырды. Аерым алганда, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге ярдәме белән оештырыла торган «Кичке уеннар»га татарлар, аеруча өлкән буын вәкилләре бик яратып йөри. Халык-лар дуслыгы йортында дүрт милләт вәкилләре - таҗиклар, әзербайҗаннар, әрмәннәр һәм украиннар үзләренең якшәмбе мәктәпләрен ачканнар, тиздән алар үрнәгенә үзбәкләр дә кушылырга планлаштыра икән. Быел барлык милли-мәдәни җәмгыятьләр үзләре оештыра торган чараларны уртак йортыбыз булган Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгына багышлыйлар.
- Халыклар дуслыгы йортының ишекләре һәркем өчен ачык, - дип ассызыклады очрашу ахырында Айдар Метшин. Бирегә ул буш кул белән килмәгән, заманча тавыш аппаратурасы бүләк итте. Мәдәни чараларны тиешле югарылыкта уздырырга ярдәм итәчәк бу бүләге өчен, мэрга барысы да рәхмәтле.
Виктор ШАДРИН.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X