Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Татнефть»нең яңа майлары

«Татнефть-Нижнекамскнефтехим-Ойл» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең синтетик майлар заводында яңа продукция җитештерү үзләштерелә. «Татнефть»нең ВМГЗ-45, ВМГЗ-55 маркалы майлары - «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары Комплексының гидрокрекинг установкасында бары югары сыйфатлы база майлары нигезендә җитештерелгән яңа дәрәҗәдәге гомуми сезонга яраклы майлар булып тора. Синтетик майлар заводының җитештерү-техник бүлеге начальнигы...

«Татнефть-Нижнекамскнефтехим-Ойл» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең синтетик майлар заводында яңа продукция җитештерү үзләштерелә. «Татнефть»нең ВМГЗ-45, ВМГЗ-55 маркалы майлары - «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары Комплексының гидрокрекинг установкасында бары югары сыйфатлы база майлары нигезендә җитештерелгән яңа дәрәҗәдәге гомуми сезонга яраклы майлар булып тора.
 
Синтетик майлар заводының җитештерү-техник бүлеге начальнигы Илнур Насыйбуллин сүзләренчә, яңа майларда үзлелекне, оксидлашуга, тузуга, тутыгуга, түбән температурага һәм күбекләнүгә каршы тора алучанлыкны тәэмин итә тор-ган үзлекләр бирүче нәтиҗәле катнашмалар бар. Алар барысы да гидравлик машинаны -45тән +80 градуска кадәр температура аралыгында ышанычлы файдалануга ярдәм итә.
 
«ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте гидрокрекингының югары сыйфатлы база майлары, түбән үзлелектәге минераль база майлары кулланучы башка җитештерүчеләрнең шундый ук продукция белән чагыштырганда, «Татнефть ВМГЗ» маен иң яхшы файдалану үзлекләре белән тәэмин итә. Яңа продукциянең экологиялелеге «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте гидрокрекингы база майларының оксидлашуга һәм таркалуга каршы тора алучанлыгы майларның эш ресурсларын арттыру һәм калдыклар барлыкка килүне киметү белән билгеләнә.
 
Яңа продукцияләр «Татнефть-АЗС Центр», «Татнефть-АЗС Запад» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять челтәрләре аша сатыла һәм аларны төзелеш, юл төзелеше, урман кисү, күтәрү-транспорт һ.б. машиналарның гидротапшыру һәм гидроидарә системаларында файдаланырга киңәш ителә.
Елена ТОКАРЕВА.
 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X