Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Татарстан – яңа гасыр»ның булачак беренчеләргә бүләге

«Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» республикакүләм хәйрия акциясе барышында, Кармалы авыл җирлеге депутаты, «Татарстан - яңа гасыр»ның җирле бүлеге рәисе Айдар Әһлиуллин тарафыннан балалар өчен бәйрәм оештырылды. Тормыш хәлләре авыр булган гаиләләрдә үсүче балаларны мәктәп кирәк-ярагы белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән бу акциягә кушылган бер төркем эшмәкәр белән берлектә, депутат аз керемле һәм...

«Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» республикакүләм хәйрия акциясе барышында, Кармалы авыл җирлеге депутаты, «Татарстан - яңа гасыр»ның җирле бүлеге рәисе Айдар Әһлиуллин тарафыннан балалар өчен бәйрәм оештырылды.

Тормыш хәлләре авыр булган гаиләләрдә үсүче балаларны мәктәп кирәк-ярагы белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән бу акциягә кушылган бер төркем эшмәкәр белән берлектә, депутат аз керемле һәм балалары күп булган гаиләләрдәге 20 балага мәктәптә уку өчен кирәк булган әсбаплар бүләк итте. «Татарстан - яңа гасыр»ның җирле бүлеге вәкилләре инде алтынчы елын, авыр хәлле гаиләләрнең беренче класска барачак улларына һәм кызларына беренче уку көне шатлыклы вакыйга булсын өчен, әнә шулай үз көчләреннән килгәнчә ярдәм итәләр.
Бу юлы бәйрәм гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтелә торган «Веста» үзәгендә булды. Белгечләр оештырган концерттан соң, балаларга тантаналы шартларда мәктәп портфеле тапшырдылар. Балаларның беренче мәктәп сумкасына уку өчен кирәкле барлык нәрсәләр дә салынган иде: рәсем ясау өчен буяулар һәм альбомнар, ручкалар, карандашлар, пенал, линейка һ.б.
Республикакүләм «Татарстан - яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәтенең Түбән Кама бүлеге рәисе Айдар Әһлиулин булачак беренчеләрне мәктәпкә укырга керүләре уңаеннан котлап, сәламәтлек һәм яхшы бил-геләргә генә укуларын, яңа дуслар табуларын теләде.
Бәйрәмгә һәм бүләкләргә сөенгән булачак беренчеләрнең әти-әниләре, балаларын мәктәпкә әзерләүдә булышканнары өчен,
Айдар Әһлиулинга, Булат Мотыйгуллинга, Айзат Нәбиевкә һәм Алмаз Сәгъдиевкә үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев