Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Татарстан Президенты шәhәргә яңа тракторлар бүләк иткән

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага 47 миллион сумга 10 махсус техника бүләк иткән.

“Бүгенге көн безнең өчен аеруча шатлыклы – без бүләкләр кабул итәбез! Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов безнең районга 10 трактор бүләк итте, шуларның сигезе бүген килде. Аларның икесе – зур “ЕлАЗ” экскаваторлар, алар теләсә нинди эшне башкара ала, бигрәк тә кыш көнне кыен булган җирләргә узу өчен. Һәм алты кечкенә күп функцияле модельләр – “МТЗ-320/4” тракторлары, аларны җәй көне чапкыч буларак файдаланырга мөмкин, кышын – тротуарларны кардан чистартырга.

Бу бүләк шәһәребезне матурлау һәм төзекләндерү буенча кайбер эшләрне башкаруда ярдәм итәчәк.” – дип хәбәр итә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин “В контакте”дагы шәхси битендә.

Бүгенге көнгә 8 техника тапшырылган. Аларның икесе – зур эксковаторлар, күп функцияле модельләр җәй көнне газоннарны казып алу, тратуарларны чистарту, кышын җәяүлеләр юлларын кардан чистарту өчен каралган.  Ике атна эчендә тагын ике трактор киләчәк.

Рамиль Мулин Түбән Кама шәһәре комплекслы төзекләндерү предприятиесенә транспорт ачкычларын тапшырган.

Башкарма комитеты җитәкчесе яңа техника белгечләр хезмәтен тагын да җиңеләйтсен hәм шәhәр халкын сөендерсен, дип теләкләрен җиткергән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X