Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Татарстан газета-журналларга кышкы язылу кампаниясенең лидеры булды

"Россия почтасы" дәүләт оешмасы декабрьдә үткән Бөтенроссия язылу декадасына нәтиҗәләр ясады. "Россия почтасы" 1-11 декабрьдә узган Бөтенроссия язылу декадасына нәтиҗәләр ясады. Ун көн эчендә 3 миллион данә газета һәм журналга язылганнар. Бу октябрь аенда үткән декада саннары белән чагыштырганда, 16 процентка, ягъни 400 меңгә күбрәк булган. Яздырып алынган газета-журналларның гомуми...

"Россия почтасы" дәүләт оешмасы декабрьдә үткән Бөтенроссия язылу декадасына нәтиҗәләр ясады.

"Россия почтасы" 1-11 декабрьдә узган Бөтенроссия язылу декадасына нәтиҗәләр ясады. Ун көн эчендә 3 миллион данә газета һәм журналга язылганнар. Бу октябрь аенда үткән декада саннары белән чагыштырганда, 16 процентка, ягъни 400 меңгә күбрәк булган.

Яздырып алынган газета-журналларның гомуми саныннан 1,8 миллион данә - федераль матбугат чараларына, 700 меңнән артыгы - район, 360 меңгә якыны - республика, өлкә һәм төбәк матбугат чараларына туры килә. Кышкы декадада язылу кампаниясенең лидерлары итеп Татарстан Республикасы, Красноярск крае, Краснодар крае, Воронеж өлкәсе һәм Ставрополь крае аталган.

Язылу декадасы дәвамында "Россия почтасы" гадәттәгечә махсус ташламалар тәкъдим итте. "Россия почтасы" каталогындагы федераль басмалар өчен 10 процентка, төбәк һәм җирле матбугат өчен 15 процентка ташламалар бирелде. Шул ук вакытта Россия Элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгы карамагындагы Төбәк матбугат чаралары буенча эксперт советы әзерләгән исемлеккә кертелгән басмаларга бөтен язылу кампаниясе дәвамындагы ташламалар да сакланды. Узган ел белән чагыштырганда, ул ике тапкыр артып, 30 процентны тәшкил итте. Узган язылу кампаниясе белән чагыштырганда, шулай ук бу исемлек тә артты, узган язылу кампаниясендә анда 1940 басма кертелгән булса, хәзер анда 2350 вакытлы басма урын алды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев