Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Татар дәүләт курчак театры шәһәребездә кунакта

Түбән Камага "Әкият" Татар дәүләт курчак театры килде. Һәм нибары бер генә көнгә. Шуңа күрә бу спектакльне караган балаларны бәхетлеләр дип әйтеп була. Казаннан бар дөньяда танылган театр артистларының уйнауларын күрү - үзе бер бәхет ул. Спектакль исә Г. Тукайның "Су анасы" поэмасы буенча куелды. Театр артистлары Түбән Каманы яхшы...

Түбән Камага "Әкият" Татар дәүләт курчак театры килде. Һәм нибары бер генә көнгә.

Шуңа күрә бу спектакльне караган балаларны бәхетлеләр дип әйтеп була. Казаннан бар дөньяда танылган театр артистларының уйнауларын күрү - үзе бер бәхет ул. Спектакль исә Г. Тукайның "Су анасы" поэмасы буенча куелды.

Театр артистлары Түбән Каманы яхшы беләләр һәм яраталар, чөнки бирегә беренче килүләре түгел. Аларны кабат күрү бәхетенә кечкенә шәһәрдәшләр ярты елдан гына ирешәчәкләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев