Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Танып-белү экскурсиясе

Күптән түгел шәһәребезнең 10 нчы мәктәбенең икенче сыйныф укучылары 29 нчы янгын сүндерү-коткару бүлегенә экскурсиягә килде. Утызга якын укучы янгын сүндерүчеләрнең эшләре белән танышты.

Яшь кунакларны янгын сүндерү-коткару бүлеге башлыгы Марат Исламов, аның урынбасарлары һәм бүлекнең личный составы каршы алды. Марат Азат улы үзенең бүлекчәсе буенча мавыктыргыч экскурсия үткәрде. «Янгын сүндерү-коткару часте 1967 елда оешкан, үзенең тарихы бар һәм Түбән Кама нефть химиясе комплексының барлыкка килүе һәм үсеше белән тыгыз бәйләнгән», – дип билгеләп үтте ул.
Янгыннарны кисәтү бүлеге начальнигы Руслан Мәҗитов балалар белән куркынычсызлык дәресе үткәрде, шулай ук күп кенә сорауларга җавап та бирде. Кирилл Андрюков, мәсәлән: «Ни өчен элек янгын сүндерүчеләр барысы да мыеклы булган, ә хәзер юк?» – дип, кызыклы гына сорау бирде. Соравына күрә – җавабы, дигәндәй, Руслан Габделхәмит улы югалып калмады: «Чөнки элек противогазлар булмаган, янгын сүндерүчеләр борыннарына мыек очларын тыгып төтеннән сакланганнар», – дип шаяртып алды. 
Утны күбек ярдәмендә сүндерү балаларны чынлап таң калдырды. Аларның ап-ак күбекне учларына аласылары килде, әмма өлкәннәр аларны туктаттылар. Шулай ук балаларга ут сүндергеч балоннарны да күрсәттеләр. 
Әлеге чарада катнашучыларның һәрберсе янгын сүндерү-коткару бүлеге башлыгы имзасы куелган «Яшь янгын сүндерүче» дипломына ия булды. Балалар да буш кул белән килмәгәннәр, алар янгын сүндерү темасына үзләре ясаган рәсемнәрне бүләк иттеләр. 
Соңыннан кунакларны чәй өстәленә чакырдылар. 
Людмила СВОЙКИНА. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев