Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«ТАНЕКО»: каршылыкларсыз икътисад һәм экология

Экологлар һәм җитештерүчеләр арасында икътисад үсеше һәм әйләнә-тирәне саклау арасындагы тигезлек хакында бара торган киеренке бәхәсләрне хәл итүдә «ТАНЕКО» әһәмиятле дәлил булып тора. «Татнефть»нең яңа нефть эшкәртү комплексына килгәч, Россиянең табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской шул хакта белдерде. Андый заводлар бар! Заводның табигатьне саклау объектларын карагач, Сергей Донской,...

Экологлар һәм җитештерүчеләр арасында икътисад үсеше һәм әйләнә-тирәне саклау арасындагы тигезлек хакында бара торган киеренке бәхәсләрне хәл итүдә «ТАНЕКО» әһәмиятле дәлил булып тора. «Татнефть»нең яңа нефть эшкәртү комплексына килгәч, Россиянең табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской шул хакта белдерде.

Андый заводлар бар!

Заводның табигатьне саклау объектларын карагач, Сергей Донской, Россиядә кулай технологияләр (НДТ) кулланучы, шул ук вакытта уңышлы үсеш юлына баскан предприятиеләр бармы, дип сүз алып бара идек, «ТАНЕКО» комплексы моңа ышанычлы мисал - андый завод бар икән, диде.

Башта «кулай технологияләр» дигән терминның мәгънәсенә төшеник. Ул безгә Европадан керде. Best available techniques дигән термин беренче мәртәбә 1984 елда эре промышленность предприятиеләреннән чыккан зарарлы матдәләргә карата кулланылган. Россиядә кулай технологияләрне гамәлгә ашыру буенча закон 2014 елда кабул ителде. Ул Россия промышленностенда тагын да камилрәк һәм системага салынган экологик стандартларга эзлекле күчүне, табигатькә тискәре йогынты ясаган өчен түләүне этаплап арттыруны, экологик мәсьәләләрне комплекслы хәл итү системасын булдыруны үз эченә ала.

«ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте генераль директорының техник ярдәм һәм сыйфат буенча урынбасары Илшат Сәлахов сүзләренә караганда, «Татнефть», нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексын төзегәндә үк, үзебездә һәм дөнья илләре промышленностендагы иң алдынгы кулай технологияләрне гамәлгә кертүгә юнәлеш тоткан. Сүз уңаеннан, нәкъ менә Илшат Сәлахов, «ТАНЕКО»да кулай технологияләрне кертүгә җаваплы кеше буларак, Россиянең баш экологын табигатьне саклау буенча эшләнгән яңалыклар һәм аларның нәтиҗәләре белән таныштырды.

Бу очракта саннар һәм фактлар барлык дәлилләрдән дә әһәмиятлерәк. Әйтик, нефть эшкәртү комплексының беренче этабын төзегәндә генә дә әйләнәтирәне саклау технологияләрен гамәлгә ашыру өчен «Татнефть» 26 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирә. Әлеге зур суммадагы акча нинди нәтиҗәләр бирә соң? Ул гигант кертем ничек итеп үзенең дивидентларын бирә башлады?

Технологияләр рекордларга юнәлеш бирә

Берничә җитештерү объектын мисалга китерик. Аерым алганда, күкерт җитештерү блогы. Әлеге установка нефтьне эшкәрткәндә барлыкка килгән газларны, әче агынты суларын алардан күкертле водородны аерып алу юлы белән үтильләштерергә һәм товарга җибәрелә торган грануллаштырылган күкерт алырга ярдәм итә. Иң заманча технологияләрне куллану күкерт алу коэффициентын 99,8 процентка җиткерергә мөмкинлек бирә. Узган ел гына да нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексында бу продукция 81,8 тоннадан артык җитештерелгән. Күкерт торбадан очып чыгып, атмосфераны пычратучы түгел, ә кабат эшкәртү өчен чимал буларак җитештерелә.

Икенче мисал - «ТАНЕКО»ның чистарту корылмалары. Бүгенге көндә алар Россия Федерациясендә иң заманча корылмалар булып исәпләнә. Агынты суларны чистартуның нәтиҗәлелеге, кайбер күрсәткечләр буенча рекордлы күрсәткечкә - 99,9 процентка җитә. Узган ел гына да «ТАНЕКО»ның йомык цикл буенча эшләүче чистарту корылмалары миллион ярым куб метрдан артык чистартылган суны кабат производствога кайтарырга мөмкинлек бирде.

Кулай технологияләрне нәтиҗәле файдалануга мисал итеп, Илшат Сәлахов база майлары белән берләштерелгән комбинирланган гидрокрекинг установкасын да атый. Аны эшләтеп җибәрү югары ликвидлы ЕВРО-5 дизель ягулыгы, РТ, ТС-1, Джет А-1 маркалы авиация ягулыклары, II һәм III төркемдәге база майлары җитештерүгә башлангыч бирде. Узган ел гына да «ТАНЕКО»да уникаль экологик үзлекләре белән аерылып торучы 1 583,3 мең тонна дизель ягулыгы җитештерелде. Анда күкерт күләме 3 ppm тәшкил итә (норма - 10 ppm). Чынлыкта, ул әлегә кабул ителмәгән ЕВРО-6 стандарты таләпләренә җавап бирә. Табигый ки, нәкъ менә шушы продукция өчен предприятие күпсанлы республика һәм федераль бүләкләргә ия булды.

Акрынлаштырылган кокслау установкасын сафка бастыру да регионыбызның экологиясе өчен бик зур әһәмияткә ия булды. Ул установка ягулык мазуты җитештерүне туктату, эшкәртү тирәнлеген 73 проценттан 99,2 процентка кадәр арттыру, ачык төстәге нефть продуктлары чыгышын 71дән 90 процентка җиткерү мөмкинлеге бирде.

«Нон стоп» режимында эшләү

«ТАНЕКО»да кулай технологияләрне куллануга мисал итеп факел хуҗалыгын, водород катнашкан газларны чистарту блогын, су блокларын, промышленность калдыклары полигонын һ.б. китерергә мөмкин. Шунысы әһәмиятле: бу юнәлештә эш даими алып барыла. Күптән түгел уздырылган капиталь ремонт вакытында нефть продуктларын агыза торган тимер юл эстакадасы техник яктан үзгәртеп корылды. Ул югары җитештерүчәнлек белән бергә, нефть продуктларын автомат режимда агызганда экология куркынычсызлыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.

«Углеводород исе - югалган акча!» «ТАНЕКО» өчен бу производство установкаларын бизәүче матур сүзләр генә түгел, яңа установкалар төзелеше вакытында куела торган төп бурыч та. Дизель ягулыгын һәм нафтаны гидрочистарту, изомеризация, каталитик риформинг, ароматика комплексы установкаларын проектлаштыру башында кулай технологияләр концепциясе тора. Алар барысы да нефтьне тирәнтен эшкәртүне, ачык төстәге нефть продуктларын чыгару өлешен арттыру, ресурсларны тагын да рациональрәк куллану һәм әйләнә-тирәгә йөкләнешне киметү өчен кирәк.

Гудрон гидроконверсияләү установкасы - нефть эшкәртүдә яңалык. Илшат Сәлахов аның турында менә нәрсәләр сөйләде:

- Хәзерге вакытта Комплекста елга 50 мең тонна егәрлектәге гудрон конверсияләү тәҗрибә-промышленность установкасы төзелә. Бу юнәлештәге эшләр Александр Васильевич Топчиев исемендәге Нефтехимик синтез институтының ИНХС) лицензияле Россия технологиясе буенча алып барыла. Әлеге проектны тормышка ашыру «Татнефть»нең Ашальчинск нефть чыганагыннан алынган югары үзле нефтьне эшкәртә башларга мөмкинлек бирәчәк. Chevron Lummus Global компаниясе белән берлектә эшләнгән технология нигезендә CLG һәм Нефтехимик синтез институтының авыр чимал гидрокрекинг өлкәсендәге 30 елдан артык тикшеренүләрнең нәтиҗәсе ята. Технология чималны 90 проценттан югары конверсия дәрәҗәсенә җиткерү өчен нано үлчәмдәге кисәкчекле ультрадисперслы катализатор файдалануны күздә тота.

Шунысын да искәртик, 2015 елның декабрендә РФ Энергетика министрлыгы коллегиясендә гидроконверсия технологияләрен промышленностька кертү проектына Милли проект статусы бирелде.

Күргәнебезчә, «ТАНЕКО» Коплексы һаман үсештә. Яңа заводлар төзелә, яңа продукцияләр җитештерелә. Бары тик «Зыян салма» принципы гына үзгәрешсез кала. «Татнефть»нең 2017 елның июнендә булган еллык акционерлар җыелышында генераль директор Наил Мәганов: «Корпоратив экологик сәясәт җитештерү процесларының әйләнә-тирәгә булган тискәре йогынтысын киметергә һәм бетерергә, энергия ресурсларын экономияләргә юнәлдерелгән. 2016 елда әйләнә-тирәне саклауга һәм табигый ресурсларны рациональ файдалануга юнәлдерелгән инвестиция 1,2 миллиард сум тәшкил итә... Без үзебез эшчәнлек алып бара торган территориядә экобаланс булдырабыз, урманнарны арттырабыз, чишмәләрне төзекләндерәбез... Компаниянең производство объектларында табигатьне саклау һәм экология куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча уңышлары 2016 елда «ЭКОлидер» республика конкурсында югары бәяләнде, «Татнефть» тагын абсолют җиңүче булып калды. «ТАНЕКО» Комплексына «Нефть чыгару һәм нефть химиясе промышленносте» номинациясендә беренче урын бирелде.

«Татнефть»тә экология мәсьәләләренә караш элеккечә үк актуаль һәм әһәмиятле булып кала. Шул ук вакытта, табигатьне саклау программаларын инвестицияләп, Компания, алдан күрүчән хуҗа кебек, икътисад һәм җитештерү буенча да югары күрсәткечләргә ирешә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X