Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Тагын юллар ябыла

Шәһәрдә «Шатлык» сәүдә үзәге һәм Тынычлык урамының 41 нче йорт арасындагы юл 21 июльгә кадәр ябыла.

Машина йөртүчеләр өчен әлеге вакытлыча уңайсызлыклар, суүткәргеч тоташтыру магистраленең капиталь төзекләндерү эшләре белән бәйле.
Шулай ук, Вахитов урамы боҗрасыннан Төзүчеләр урамына кадәр (Химиклар урамының так санлы йортлар ягы) юл ябылган. Анда асфальтның югары катламы җәелә. Моңа «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проект кысаларында, федераль бюджеттан 245 миллион сум бүлеп бирелгән. Бу акча асфальт алыштыруга, бордюрлар урнаштыруга, тирә-якны яшелләндерү эшләренә, заманча тукталыш павильоннары куйдыруга, уңайлы һәм куркынычсыз борылышлар ясауга тотылачак.
Түбән Каманың Чистай урамы юлын төзекләндерүгә, тендер игълан ителгән. Биредә 5,1 километр араны яңартачаклар. Моңа Татарстан бюджетыннан 324,8 миллион сум бүлеп бирелгән. Бу урында корыган агачларны һәм куакларны кисү, асфальт салу, светофорлар һәм тукталыш павильоннары урнаштыру, якын-тирәне яшелләндерү эшләре башкарылачак. Төзекләндәрү 31 июльдән соң башланачак.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев