Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Табиблар сафлары тулыланырмы?

Шәһәр мэры Айдар Метшин булачак табиблар белән очрашып, аларга Түбән Камада калырга тәкъдим ясады.

Җитәкче белән очрашуда башкалабыз Казан, Ижау, Ульян шәһәрләреннән һәм Башкортстаннан килеп, Түбән Камада практика үтүче 130 булачак табиб катнашты. Аларны шәһәрдә калдыру ниятеннән, хастаханә вәкилләре эш шартлары турында сөйләделәр. Шулай да, «кайсыгыз Түбән Камада калырга тели?» дигән сорауга, кул күтәрүчеләр сирәк булды. 
Югыйсә шәһәребездә заманча җиһазландырылган хастаханәләр бар, «Арендалы торак» программасы буенча квартир бирелә – мондый мөмкинлекләр кайда тудырылган? Бушлай фатир алу мөмкинлеге чит шәһәрләрдән килгән белгечләргә генә түгел, түбәнкамалыларга да бар. Әзер фатирлар инде үз хуҗаларын көтә икән. Без, үз чиратыбызда, озак та үтми, Түбән Камада энергиясе тулып, үз эшен белеп һәм яратып эшли торган яшь табиблар кайтыр, дип өметләнеп калабыз.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев