Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Табиблар киңәшләшә

Түбән Кама районының күптармаклы үзәк дәваханәсе баш табибы Хәбибулла Ахмедов, югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә, диспансеризациягә, вакцинация уздыруга һ.б. багышлап, поликлиника һәм бүлек мөдирләре катнашында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә, шулай ук, баш табиб үзәк дәваханәгә караган медицина учреждениеләренә күпме кеше теркәлгәнен поликлиника мөдирләренең анык белергә тиешлеген искәртте. Поликлиникалар нәкъ менә шуннан...

Түбән Кама районының күптармаклы үзәк дәваханәсе баш табибы Хәбибулла Ахмедов, югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә, диспансеризациягә, вакцинация уздыруга һ.б. багышлап, поликлиника һәм бүлек мөдирләре катнашында киңәшмә уздырды.
 
Киңәшмәдә, шулай ук, баш табиб үзәк дәваханәгә караган медицина учреждениеләренә күпме кеше теркәлгәнен поликлиника мөдирләренең анык белергә тиешлеген искәртте. Поликлиникалар нәкъ менә шуннан чыгып финансланачак. Дәваханәдә планлы медицина ярдәме пациентларның яши торган урыннарына бәйле рәвештә күрсәтеләчәк.
 
Медицина хезмәткәрләренең һөнәри белемен даими күтәрү дә быел күз уңында тотылачак икән. Үзенең профессиональ үсешенә әһәмият бирүче һәр табиб ел саен 50 сәгатьлек курслар үтәргә тиеш. Халык сәламәтлеге сагындагы белгечләр өчен бу, һичшиксез, бик тә мөһим. Баш табиб Хәбибулла Ахмедов үзе дә: «Түбән Кама халкының сәламәтлеге нык булсын өчен тырышып эшләргә тиешбез. Ә моның өчен, әлбәттә, авыруларны дәвалаганда кирәк була торган мөһим медицина җиһазлары кайтарту, белгечләрне өйрәтү бик тә зарур. Бу уңайдан, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Түбән Кама шәһәре җитәкчелегенең дәваханәгә кирәкле яшь белгечләр китертүдәге ярдәмнәре бәяләп бетергесез булды.
 
Эш нәтиҗәләреннән чыгып, 2016 елны алай начар булды дип әйтмәс идем. Бу яңа ел да безнең өчен җиңел үтәр дип ышанам», - дип сөйләде. Киңәшмә азагында залдагыларны яңа белгеч - район күптармаклы үзәк дәваханәсенең хезмәтне һәм мохитне саклау бүлеге начальнигы Алия Липантьева белән таныштырдылар.
 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев