Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Табиблар балык тотты

Шушы көннәрдә балык тоту буенча ярышлар узды. Шәһәрдән ераграк булган аулак урында үзләрен сынап карарга дип, хирурглар, стоматологлар, кардиологлар, балалар дәваханәсе табиблары, «Чулпан-Мед» хезмәткәрләре - барлыгы 20 кеше килде. Бу юлы командаларга бүлешеп тормадылар. Һәр кеше үзе өчен ярышты. Беренче балыкны бала табу йорты мөдире Рөстәм Галиев каптырды. Ә иң...

Шушы көннәрдә балык тоту буенча ярышлар узды. Шәһәрдән ераграк булган аулак урында үзләрен сынап карарга дип, хирурглар, стоматологлар, кардиологлар, балалар дәваханәсе табиблары, «Чулпан-Мед» хезмәткәрләре - барлыгы 20 кеше килде.
Бу юлы командаларга бүлешеп тормадылар. Һәр кеше үзе өчен ярышты. Беренче балыкны бала табу йорты мөдире Рөстәм Галиев каптырды. Ә иң зур байлыкка стоматология поликлиникасы табибы Фәридә Шәфыйкова ия булды. Ул бер килограммга якын балык тотты. Бу гүзәл зат балык тоту буенча барлык ярышларда катнаша. Узганында беренче балыкны нәкъ менә ул тоткан иде. «Билгеле, мин бик шат. Ирем белән мондый чараларны калдырмыйбыз. Бик кызык һәм мавыктыргыч. Хезмәттәшләр белән шулай ял итү, аралашу мөмкинлеге сирәк була. Һава торышы искиткеч, ярышчылар да оста. Бу чарада иң рәхәте - табигатьтә ял итү мөмкинлеге һәм балык тоту», - дип тәэсирләре белән уртаклашты Фәридә Шәфыйкова.
Икенче урынны балык тоту белән мавыгучы, кардиолог Олег Мышкин алды. Былтыр аның командасы беренче урынга лаек булган иде. Өченче урында - консультация-диагностика поликлиникасының кан тамырлары хирургы Руслан Шакиров.
Ярыш тәмамлангач, табиблар пылау пешереп ашадылар.
Әлеге чараның оештыручысы - гадәттәгечә, табиб Рафаэль Кудаяров. Ярышларны җәен дә уздырырга карар кылдылар.
Алсу ЮМАТОВА,
Түбән Кама үзәк дәваханәсенең матбугат хезмәте.
Фотоларда: ярыш мизгелләре.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X