Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Сәяхәт өчен үз илебез дә менә дигән

Бетмәс-төкәнмәс истәлекләрен калдырып, җәй дә үтеп китте. Күңелдә уелып калган сәяхәтләрнең берсе турында «Туган як»ны укучыларга да җиткерергә булдым әле. Бу сәяхәт ерак чит илләрдә түгел, үзебезнең Татарстанда, Казан-Самара маршруты буенча башланды. Җәйнең ямьле бер көнендә без, балаларыбыз бүләк иткән ялга - елга круизына кузгалдык. Казан портында безне дүрт палубалы...

Бетмәс-төкәнмәс истәлекләрен калдырып, җәй дә үтеп китте. Күңелдә уелып калган сәяхәтләрнең берсе турында «Туган як»ны укучыларга да җиткерергә булдым әле. Бу сәяхәт ерак чит илләрдә түгел, үзебезнең Татарстанда, Казан-Самара маршруты буенча башланды.
Җәйнең ямьле бер көнендә без, балаларыбыз бүләк иткән ялга - елга круизына кузгалдык. Казан портында безне дүрт палубалы «Федор Панферов», теплоходы көтеп тора иде. Бөтен уңайлыклары булган каютабызга урнашып алгач, Казан порты белән саубуллашу өчен палубага чыктык. Бар халык - палубада, инде күңелле коцерт та башланган. Тавыш көчәйткечләр аша музыка агыла, җырчыларыбыз аерылышу җырын җырлый, ягымлы, дәртле көйләр җанны иркәли. Бераздан ак теплоход сузып кына кычкыртып, акрын гына кузгалып китте. Без - озатучыларга, ә ярдагы халык безгә кул болгый...
Зәңгәр дулкыннар ярга кага. Теплоходыбыз, аккоштай, мәгърур гынә алга бара. Матур Казаныбызны калдырып, кичке кояш нурларында җемелдәп яткан Идел киңлегенә чыгабыз. Елга өстендә вак дулкыннар уйный. Искиткеч матур манзара!
Шулвакыт радио аша ресторанга, кичке ашка чакыру ишетелде. Монда да ризык тәмле, күптөрле, ә безгә хезмәт күрсәтүчеләр ягымлы, сервис яхшы иде. Сәяхәтебез шулай башланып китте...
Туган илебезнең бай табигатенә сокланмый буламы соң?! Бер ярдан икенчесенә кадәр киңлеге кырык чакрымга җиткән Идел елгасы, яр буйларында тезелгән киртләч таулар, бай мираска ия Бөек Болгар шәһәрчеге, тау башындагы тарихи Тәтеш һәм башка шәһәр-авылларны бинокль аша карап бардык. Кичләрен концерт залында уеннар, концертлар булды.
Без уку залында, музыкаль кичәдә катнашып, Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы Светлана Зурькаева белән татар шигърияте һәм музыкасы турында сөйләдек, арабыздагы башка милләт сәяхәтчеләре безнең «Туган тел»не җырлаганны сокланып тыңладылар.
Иртәнге Иделдәге таң атуы, томан күтәрелүе мине хисләр дәрьясына салды:
Әллә инде рәссам ал буявын
Күк читенә сипкән,
Офык буендагы болытларны
Таң кояшы үпкән.
Идел өсләреннән,
ап-ак сөттәй,
Күтәрелә томан;
Яр буенда бөдрә таллар суга
Ятып елый сыман.
Шундый хозурлыкка
исем китеп,
Тирә-юньне күзлим.
Алсу күктә эреп юкка чыккан
Таң йолдызын эзлим.
Сихри манзаралы җәйге иртә,
Онытып булмас аны.
Акыл җитмәс ерак галәмнәргә
Алып менде җанны...
Әйе, матурлыкны чит-тән эзлисе юк икән, үзе-бездә - бар гүзәллек! Тирә-якка игътибар белән карарга гына кирәк икән лә... Юлыбыз дәвам итә. Менә гидроузелдагы шлюз аша үтәбез, радиогид сугыштан соңгы 1948-1956 елларда тоткыннар төзегән Куйбышев (Жигули) ГЭСы, аның аянычлы тарихы турында сөйли. Сигез ел эчендә монда 220 мең тоткын тир түккән, күбесе бу җирдә мәңгелеккә ятып калган. Тарихның куркыныч, караңгы яклары ачылып ала. ..
Теплоход барган уңайга,яр буенда урнашкан Ульяновск, Тольятти шәһәрләре, Самара һ.б. турында да шактый мәгълүмат алдык без. Самарадагы Сталин бункерында һәм Космик үзәктә экскурсиядә булганнан соң, теплоходыбыз Казанга кайтыр юлга чыкты.
Тел белмәгән килеш, чит илләрдәге «пляжный» ялга омтылганчы, иксезчиксез Россиябез буйлап сәяхәт итү күпкә файдалы шул...
Ралия КАРИМОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев