Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Сөй гомерне, сөй халыкны...»

Шәһәребезнең Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиясендә балаларыбызда татар теленә, туган як тарихына мәхәббәт уяту, аларны иҗатка тарту, эзләнү ысулларын үстерү максатыннан инде икенче ел рәттән «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын» дигән исем астында укучылар, укытучыларның эзләнү, проект һәм иҗади эшләр форумы уза.

Быел аны Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге, Яр Чаллы педагогия университеты, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе гимназия белән берлектә оештырды.

Узган елны ул муниципаль форум булса, быел Бөтенроссия күләмендә үткәрелде һәм ул пандемия сәбәбеннән онлайн режимда булды. Форумга шәһәребезнең барлык мәктәпләреннән йөздән артык эш килде. Эшләр берничә номинациядә каралды: «Авторлык эше – проза һәм поэзия», «Фразеологизмнар ни сөйли?», «Регион тарихы, ономастика һәм топонимика», «Муса Җәлилнең бай мирасы», «Тарих битләрен актарганда. Халкыбыз традицияләре», «Фән дөньясында», «Милли максатлар һәм стратегик мәсьәләләрдән – мәгарифнең яңа сыйфатына».

Икенче этап 1 нче гимназиядә онлайн режимда ЗУМ платформасында видеоконференция буларак үткәрелде. Жюрида мәгариф идарәсе, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе рәисе һәм әгъзалары, педагогия институты хезмәткәрләре, гимназия укытучылары балаларның эшләрен карап, аларга бәя бирделәр.

Узган ел сайлап алынган эшләрдән икенче этапка үтеп форумда 36 укучы катнашты, 15 укытучы эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Быел 52 укучының эше икенче турга узды һәм 27 укытучы эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Казан, Яр Чаллы, Норлат, Әгерҗе, Түбән Кама шәһәре, Чувашия республикасы укучылары призлы урыннар яуладылар. Жюри әгъзалары гимназиянең Муса Җәлилгә багышлап оештырылган, әле күптән түгел генә ачылган музеенда булдылар, кызыклы экспонатлар белән таныштылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев