Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Сулыкларда сак булыгыз!

Соңгы вакытта сулыкларда батып үлүчеләр саны кинәт арткан

11 июльдән Түбән Камада коену урыннарында “кызыл” (гадәттән тыш) куркыныч дәрәҗәсе кертелгән.

Бу хакта шәhәр хакимиятнең матбугат хезмәте үзенең рәсми сайтында хәбәр итә.

Түбәнкамалыларга җиһазландырылмаган урыннарда су кермәскә, сулыкларда спиртлы эчемлекләр кулланмаска, шулай ук, су коенган балаларга игътибарлырак булырга киңәш итәләр.

Искәртеп узабыз, кичә Түбән Кама янындагы күлдә 70 яшьлек ир-ат спиртлы эчемлек кулланган хәлдә су кергән hәм батып үлгән. Берничә көн элек шундый ук фаҗигале хәл булган: 15 яшьлек яшүсмер Кама елгасында батып үлгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев