Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Станислав Александров: «Мәскәүдә Татарстанның сайлауларга югары әзерлеген билгеләп үттеләр»

Сайлау алды этабы барлык халыкара һәм Россия нормаларына туры килде, дип саный Россия юристлар Ассоциациясе аппараты җитәкчесе. (Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). ТР ҮСК Бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә "Россия юристлар Ассоциациясе" гомумроссия җәмәгать оешмасы аппараты җитәкчесе Станислав Александров кичә Мәскәүдә узган конференциядә катнашучыларның Татарстанның сайлауларга югары әзерлекле булганлыгын...

Сайлау алды этабы барлык халыкара һәм Россия нормаларына туры килде, дип саный Россия юристлар Ассоциациясе аппараты җитәкчесе.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). ТР ҮСК Бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә "Россия юристлар Ассоциациясе" гомумроссия җәмәгать оешмасы аппараты җитәкчесе Станислав Александров кичә Мәскәүдә узган конференциядә катнашучыларның Татарстанның сайлауларга югары әзерлекле булганлыгын билгеләп үтүләрен җиткерде. Конференциядә чит ил экспертлары, РФ ҮСК җитәкчеләре, сайлау комиссиясе әгъзалары һәм "Россия юристлар Ассоциациясе" вәкилләре катнашты.

«Без оешманы эксперт җәмгыяте буларак карадык. ҮСК сайлау процессында катнашучылар өчен барлык шартларны да тудыруларын билгеләп үтәбез. Биредә партия катнашучыларына тудырылган шартлар кебек гади гражданнар, шушында яшәүчеләр өчен ирекле тавыш бирү мөмкинлеге каралган. Техник каршылыклар, өзеклекләр дә булмады. Болар барысы да ТР ҮСКның тырышлыгы», - дип билгеләп үтте эксперт.

«Сайлау алды этабы барлык халыкара һәм Россия нормаларына җавап бирерлек булды. Иң мөһиме - РФ Конституциясендә язылган нормалар үтәлде», - дип җиткерде Станислав Александров.

Россия юристлар Ассоциациясеннән Татарстанда 100 күзәтүче бар, диде эксперт. Алар республика шәһәрләрендә генә түгел, район торак пунктларында да эшлиләр. «Хәзерге вакытта кимчелекләр һәм дәгъвалар безгә кермәде», - дип билгеләп үтте Станислав Александров.

 

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2016/09/18/126328/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев