Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Сораулар күптөрле булды

Түбән Камада Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне узды. 12.00-20.00 сәгатьләрдә шәһәрдә һәм районда 22 кабул итү пункты эшләде. Кичке сәгать 4ләрдә депутатлар һәм җитәкчеләргә 48 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу хакта шәһәр һәм район җитәкчеләре катнашындагы киңәшмәдә, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина җиткерде.

Җитәкчеләргә мөрәҗәгать итәр өчен, алдан язылу кирәк булмады, кабул итү чират буенча барды. Авыл җирлекләрендә бу көнне 15 пункт эшләде, Кама Аланы башлыгы, шәхсән үзе кабул итте, шәһәребездә халык сорауларына алты җитәкче җавап бирде. Барлыгы 61 кеше үз зарларын җиткерде. Сораулар тормышның төрле өлкәсенә, мәсәлән, авыл хуҗалыгына, икътисадка, торак-коммуналь хезмәтләренә, торак алу, социаль тәэмин итүгә һ.б. кагылды.
Килүчеләр арасында, шәһәр тормышында актив катнашырга теләүчеләр дә бар иде. Кайберләре шәһәрдә чисталык мәсьәләсен күтәрсә, икенчеләре спортны актив үстерүне яклап чыктылар. А.С.Пушкин исемендәге парк булдыру тәкъдиме дә яңгырады. Барлык сораулар һәм зарлар язып алынды. Нәтиҗәләре турында мөрәҗәгать итүчеләргә хат итеп юллаячаклар.

Фото e-nkama.ru cайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев