Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Сокландырдылар да, сокландылар да

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Халык иҗаты йортында зур концерт узды. Фотога төшәр өчен махсус урын ясап, бизәп куйганнар.

Гүзәл затларга егетләр чәчәкләр бүләк иттеләр, вальс биергә чакырдылар. Аннары барысына да тамаша залына керергә тәкъдим ясадылар.
Концертта хатын-кызларны олылар да, балалар да котладылар. Җырлар-биюләр алмашынып кына торды. Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин залда утыручыларны видео аша котласа, шәһәр һәм район җитәкчеләре сәхнәгә чыгып, шигырь сөйләделәр. Монысын күрү, әлбәттә, тагын да рәхәтрәк булды. Җитәкче кеше көн саен алдыңа чыгып, соклану белдерми бит!
Матур теләкләрен Түбән Кама муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина да җиткерде. Бәйрәм уңаеннан ул гүзәл затларга күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен дәүләт бүләкләре дә тапшырды.

Лилия Заһретдинова

Алмаз Фәттахов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев