Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Соң булса да, уң булсын, дигәндәй...

Узган шимбәдә районы-бызның Югары Чаллы Һәм Түбән Чаллы авылларында үз Сабантуйларын үткәрделәр. Нигә башкалардан соңрак, дисәгез, үтә динилеге белән аерылып торучы Югары Чаллы халкы бәйрәмне, алдан ук, «өстән» боерып билгеләнгән көндә түгел, ураза аеннан соң уздырырга дип карар кылган. Ә Түбән Чаллыда Сабантуйны «рәсми» срогында үткәрергә көчле яңгыр комачаулаган иде,...

Узган шимбәдә районы-бызның Югары Чаллы Һәм Түбән Чаллы авылларында үз Сабантуйларын үткәрделәр. Нигә башкалардан соңрак, дисәгез, үтә динилеге белән аерылып торучы Югары Чаллы халкы бәйрәмне, алдан ук, «өстән» боерып билгеләнгән көндә түгел, ураза аеннан соң уздырырга дип карар кылган. Ә Түбән Чаллыда Сабантуйны «рәсми» срогында үткәрергә көчле яңгыр комачаулаган иде, шулай итеп, анысында да бәйрәм уразадан соңгы беренче шимбәгә күчерелде.
Югары Чаллыда
Без бу авылның Сабантуй мәйданына барып җиткәндә, бәйрәм яңа гына башланып килә иде. Аны авыл имамы Булат хәзрәт Садыйков ачып, мәйданга җыелган халыкка изге Коръән сүзләрен һәм үзенең матур теләкләрен ирештерде. Кызыл Чапчак авыл җирлеге башлыгы Бәгъдәнур Илдарханов һәм «Бәхетле-Агро» җәмгыятенең бүлек җитәкчесе Илдар Ахунов та авылдашларын халкыбызның иң яраткан милли бәйрәме белән котладылар. Хезмәт алдынгыларына, үз авылларының хөрмәткә һәм игътибарга
лаеклы кешеләренә бүләкләр дә тапшырдылар.
Котлаулар һәм бүләкләүләр үзешчән сәнгать осталарының чыгышлары белән аралашып барды. Югары Чаллыда талантлы балалар һәм өлкәннәр күп, әле күптән түгел генә авыл мәдәният йорты капиталь ремонттан һәм үзгәртеп корудан соң яңадан ачылгач (ул хакта «Туган як»та инде яздык), үзешчән сәнгать белән шөгыльләнүчеләргә үз осталыкларын чарлау өчен мөмкинлекләр тагын да арткан. Моны Сабантуйда да күреп була иде. Әйтик, Гүзәл Сибгатуллина җитәкчелегендәге балалар бию ансамбле үзе генә дә ни тора!
Хәер, бу бәйрәмдә әле сәхнәгә үз авылдашларын чыгару белән генә чикләнмәгәннәр, Казан артистларын да чакырганнар. Заманында безнең «Туган як» редакциясендә эшләгән көчле журналист, Казанга күченгәч үзен сәнгать продюсеры итеп тә таныта алган Илфак Шиһапов җитәкчелендәге иҗат төркеменең килүе Югары Чаллы халкы өчен Сабантуйга зур бүләк булды. Соңгы елларда популяр сәхнә йолдызына әйләнгән Илсөя Бәдретдинова (сүз уңаеннан, Илфак белән Түбән Камада яшәгән чорында Илсөянең дә «Туган як» битләрендә күп кенә кызык-лы язмалары һәм юмористик рәсемнәре чыккан иде) башкаруындагы үзенчәлекле җырлар бәйрәм тамашачылары күңеленә аеруча хуш килде.
Концерт белән беррәттән, мәйданда Сабантуйга хас булган төрле уеннар һәм ярышлар оештырылды, аларның чираттагысы игълан ителүгә, дилбегә буе чиратлар тезелде. Әйтик, авыл мәдәният йорты хезмәткәре Зөләйха Даутова үткәргән бәрәңге чүпләү ярышында балалар да, өлкәннәр дә бик теләп катнашты. Татарча көрәш өчен җаваплы Якуп Гыйлаҗиев һәм Илшат Миңнеханов иң кечкенә малайларны көрәштерә башладылар. Зурлар көрәшендә катнашырга теләүчеләр өчен гәүдә авырлыгына 100 килограммлы чикләү кертелүе дә мәгълүм булды...
Кызганыч, Югары Чаллы Сабантуен артык озак карап булмады, чөнки барырга вәгъдә ителгән Түбән Чаллыда бәйрәм башлану вакыты җитү сәбәпле, шунда ашыгырга кирәк иде.
Түбән Чаллыда
Соңгы берничә елда бу авыл Сабантуена бармый калган юк, чөнки биредә яхшы әзерлек белән, бик күңелле, чын халыкчан бәйрәм оештыралар. Менә бу юлы да Түбән Чаллыдан матур тәэсирләр генә алып кайттык. Дөрес, барырга чыкканда, яңгыр тагын, инде икенче мәртәбә бәйрәмнәрен кичектермәсме, дигән шик бар иде. Әмма көне буе диярлек пыскаклап торса да, шөкер, Сабантуй рухын сүрелдерә алмады. Аннары, бәйрәм ничек тә уза ул, яңгыры да кирәк бит инде.
Мөселманнар өчтән артык җыелган җирдә Коръән укылырга тиеш, дигәндәй, бәйрәмне хәер-фатиха сүзе белән авыл имамы Нәсим хәзрәт Корбанов башлап җибәрде. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, авылдашлары Альфред Нигъмәтҗанов һәм Кызыл Чапчак авыл җирлеге башлыгы Бәгъдәнур Илдарханов та халыкны котлап чыгыш ясадылар. Авылның хөрмәтле кешеләренә бүләкләр тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында кыр батыры Илгиз Минһаҗиев, механизаторлар Рәис Хәлиуллин, Фидаил Сабиров, Фәнияр Җәләлетдинов, яңа гына армиядән кайткан Искәндәр Әхмәтҗанов, авылның иң өлкән яшьтәге кешесе - 93 яшен тутырып килүче Миңнеәсма Миңнеҗанова, 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче Мөхәммәтша Хәсәншин, Нәгыймулла Хәлиуллин, Гыйная Хәлиуллина, дөньяга яңа гына беренче аваз салган нәни Имирнең әти-әнисе Дамир Һәм Зилә Сабировлар, «алтын» туйларын билгеләп үтүче Наилә һәм Фоат Мөнировлар, яңа гына гаилә корган Гөлназ һәм Сирин Әхмәдиевләр һ.б. бар иде.
Тантаналы өлештән соң, мәйданда концерт башланды, Венера Сабирова, Рания Сәләхиева, быел мәктәпкә укырга керәчәк нәни җырчы Әминә Хәбибуллина һәм башка талантлар бәйрәм тамашачыларына үзләренең җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Шул ук вакытта, күңелле уеннар, төрле ярышлар кызды, барысында да катнашырга теләүчеләр күп иде. Хатын-кызларның кул көрәштерү ярышында Рәфинә Заһидуллина (Кызыл Чапчак) электән иң көчлеләрнең берсе була иде, үзенә лаеклы алмаш әзерләгән: алма агачыннан ерак төшми, дигәндәй, кызы Айгөл, әнисен икенче урында калдырып, җиңүче булды. Гер күтәрүдә көч сынашкан ир-егетләр арасында Фаил Ибраһимовка (Түбән Кама) тиңнәр табылмавы гаҗәп түгел, чөнки бу төр буенча спорт ветераннарының дөнья чемпионатында җиңгәне дә бар иде аның. Каенлыда яшәүче Котдус Сабирҗанов тәрбияләгән иң җитез «Илдан»ны да (җайдагы -
Олы Аты авылы егете Артем Максеев) мәйданга алып кереп бүләкләделәр. Атларны хәзер Сабантуйларда гына күрәбез, арабызда, ярый әле, Котдус кебек «ат җене кагылган» ке-шеләр бар, дип шөкер итик...
Мәйдандагы барлык тамашаларны санап бетерерлек түгел, шуңа күрә, иң зур бәйгегә - бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр бар халыкның игътибарын җәлеп иткән татарча көрәшкә күчик. Баш хөкемдар - «Шинник» спорт комплексының көрәш бүлеге мөдире, әле яңа гына Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре исемен алган авылдашлары Расиф Гыйльманов иде, арбитр вазифаларын оста яшь көрәшче Илмир Хәкимханов (Кызыл Чапчак) башкарды. 14 яшькә кадәрге малайлар ярышында - Кызыл Чапчактан Әлфис Шәйдуллин, 18 яшькә кадәргеләр көндәшлегендә Зәй районының Имәнлебаш авылыннын Ринас Вәлиуллин җиңү яуладылар. Зурлар арасында бил алышу, авыл Сабантуйларында сирәк күзәтелгәнчә, өч төркемгә бүлеп оештырылды. Гомуми көрәштә (анда теләсә кем -
авылныкылар да, кунаклар да катнаша алды) 100 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә -
Шәңгәлчедән Наил Зәйнуллин, ә 100 килограммнан авыррак-лар арасында Түбән Камадан Марат Мөхәммәтҗанов батыр калдылар. Үз авылдашлары өчен, авырлык үлчәүләренә бүлмичә, аерым көрәш тә оештырылды, анысында Сирин Әхмәдиев җиңде. Әлеге өч төркемдә җиңүчеләр Сабантуйның баш батыры исеме өчен көрәшү хокукын алды. Нәтиҗәдә, Марат Мөхәммәтҗанов тәкәгә ия булды һәм шушы иң дәрәҗәле бүләкне күтәреп, мәйданны әйләнде.
Сүз ахырында, Түбән Чаллы халкына һәм авыл кунакларына менә дигән Сабантуй бүләк иткән кешеләрнең кайберләрен генә булса да телгә аласы килә. Алар - Илсур Габдрахманов, Васил Әхтәмов, Рәйхан Гайнуллин, Айнур Дәүләтшин, Рифнур Зәйнуллин, Марат Исламов, клуб мөдире Венера Сабирова, китапханәче Фәния Хәкимханова һәм башкалар (барысын да санап чыга алмыйм, исемнәре язылмый калганнар, берүк, гафу итсен). Көн яңгырлы булуга карамастан, мәйданны тыгыз боҗрага алып, бәйрәм ахырына кадәр таралышмаган халыктан әлеге эшлекле ир-егетләр һәм уңган хатын-кызлар исеменә әйтелгән рәхмәт сүзләрен күп ишеттек.
Виктор Шадрин.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев