Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Сәнгатьле уку бәйгесе

Елның елында уздырылып, инде күркәм традициягә әйләнгән «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең» дигән сәнгатьле уку бәйгесе быел бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 131 еллыгына һәм якташыбыз - халык шагыйре, Г.Тукай премиясе лауреаты Разил Вәлиевнең 70 яшьлек юбилеена багышлана. Бәйгедә катнашырга теләүче һәркем (5 яшьтән алып, яше чикләнмәгән)...

Елның елында уздырылып, инде күркәм традициягә әйләнгән «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең» дигән сәнгатьле уку бәйгесе быел бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 131 еллыгына һәм якташыбыз - халык шагыйре, Г.Тукай премиясе лауреаты Разил Вәлиевнең 70 яшьлек юбилеена багышлана.
Бәйгедә катнашырга теләүче һәркем (5 яшьтән алып, яше чикләнмәгән) үз репертуарына 2 әсәр - Г.Тукайның шигыре яисә проза әсәре һәм Р.Вәлиевнең шигыре яисә проза әсәреннән бер өзек - сайларга тиеш. Мәктәп программасына кергән әсәрләр киңәш ителми.
Татар яисә рус телләрендә чыгыш ясау 5 минуттан артмаска тиеш. Бәйге өч турда уза. Беренче туры - оешмаларда, предприятиеләрдә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, колледж һәм институтларда һ.б. үтә. Һәр яшь номинациясендә (5-8, 9-13, 14-19, 20 яшь һәм аннан өлкәнрәк) иң яхшы 3 сәнгатьле укучының гаризалары 16 мартка кадәр үзәкләштерелгән китапханәләр системасының методик бүлегенә тапшырыла (Төзүчеләр урамы, 11в йорт, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы администрациясе, электрон адрес: Nk.MO@tatar.ru).
Икенче тур Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә түбәндәге тәртиптә узачак:
20 мартта 9 сәгать 30 минутта - мәктәпкәчә яшьтәге балалар;
20 мартта 13.00 сәгатьтә - 7-8 яшьлекләр;
21 мартта 13.00 сәгатьтә - 9-13 яшьлекләр;
22 мартта 13.00 сәгатьтә - 14-19 яшьлекләр;
23 март 13.00 сәгатьтә - 20 яшьлек һәм аннан өлкәнрәкләр.
Белешмә өчен телефон:
39-94-83.
Рәмзия КАМБИЕВА,
үзәкләштерелгән китапханәләр системасының методик бүлек мөдире.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев