Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Сәләтлеләр, максатчаннар, тормышны яратучылар

Халык иҗаты йортында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең «Йөрәктән йөрәккә» фестивале узды. Ул зур күргәзмәдән башланып, бәйрәм концерты белән тәмамланды. Сәйләннән чигелгән бизәкләр, буяу белән яки ярмадан ясалган рәсемнәр, бәйләнгән кофталар, чәчәкләр, декупаж техникасында бизәлгән тәлинкәләр һ.б. Аларны сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле кешеләрнең алтын куллары ясаган дип уйламассың да....

Халык иҗаты йортында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең «Йөрәктән йөрәккә» фестивале узды. Ул зур күргәзмәдән башланып, бәйрәм концерты белән тәмамланды.
Сәйләннән чигелгән бизәкләр, буяу белән яки ярмадан ясалган рәсемнәр, бәйләнгән кофталар, чәчәкләр, декупаж техникасында бизәлгән тәлинкәләр һ.б. Аларны сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле кешеләрнең алтын куллары ясаган дип уйламассың да.
20 яшьлек Гөлнара Госманова шигырьләр яза, кул эшләре белән шөгыльләнә, хәтта спортзалга йөри. Табиблар ялгышы аркасында гарип калган кыз бирешми, дуслар таба, алар белән очраша. Ул мондый бәйрәмнәрнең күбрәк булуын тели. Гөлнара кебекләр Түбән Камада меңнәрчә бит.
«Күргәзмәдәге әйберләрне иҗат итүчеләрнең сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән булса да, максатчан, тормышны яратучы кешеләр икәненә инанасың», - ди социаль яклау идарәсе начальнигы Гөлсирин Җамалиева.
Халык тамаша залына узды. Сәхнәдә балалар һәм олылар җырлар башкардылар, биеделәр, үзләре язган шигырьләрен сөйләделәр. Концертта шулай ук җырчы, Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан һәм Түбән Кама кызы Альбина Абрамова да чыгыш ясады.
«Йөрәктән йөрәккә» фестивале берничә ел дәвамында инвалидлар ункөнлегендә уздырыла.
Алмаз Фәттахов фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев