Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шушы көннәрдә дүрт түбәнкамалы 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте

Алар – тыл ветераннары.

Мәдинә Нигъмәтуллина Зәй районының Карман авылында туган.
Хезмәт юлын бик иртә башлаган. Сугыш елларында һәм сугыштан соңгы авыр елларда колхозда төрле эштә эшләгән. «Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән. Түбән Камага гаиләсе белән 1961 елда күченә. Ире белән бергә шәһәр төзелешендә дә катнаша. Мәдинә апаның бер улы, оныгы, ике торыгы бар.

Вера Черкеева Актүбә авылында дөньяга килгән. Авыр сугыш елларында колхозда, аннары урман кисүдә эшләгән. Фидакарь хезмәте өчен медаль белән бүләкләнгән. Пенсиягә чыкканчы, озак еллар торак-коммуналь хуҗалыгында хезмәт куйган.

Тәзкирә Әбүбәкерова Мөслим районының Синәк авылында туган.
Авыр сугыш елларында колхозда эшләгән. Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте өчен медаль белән бүләкләнгән. Ул – Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны. Тәзкирә апа Түбән Камага 1962 елда күченгән. Төзелеп килүче шәһәрдә көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында бухгалтер булып хезмәт куйган. Ире белән бергә өч бала үстергәннәр, биш онык һәм ике торыклары бар.

Мәбрүрә Әгъләмова Түбән Кама( Ширәмәт) районының Югары Чаллы авылында туган. Сугыш башлангач, мәктәпне ташлый, колхозда төрле эштә эшли. Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте өчен медаль белән бүләкләнә. 1954 елда Мәбрүрә апа кияүгә чыга, Түбән Уратма авылына күчеп килә. Тормыш иптәше белән 55 ел бергә гомер иткәннәр, ике бала үстергәннәр. 6 онык һәм 9 оныкчыклары бар. Пенсиягә кадәр ул "Родина" совхозында эшләгән.

Фотолар e-nkama.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев