Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шәһәрне яшелләндерүдә актив катнашыйк

Түбәнкамалылар агач үсентеләре утыртырга әзерләнә. «Шәһәр ЭКОбомбасы» акциясендә алар инде икенче мәртәбә катнаша. Оештыручылар әйтүенчә, бергәләшеп күпләп алганда, үсентеләрнең бәясе арзанрак була. Башта заявкалар җыела, үсентеләр кайтартылгач, алар шәһәрдәге йорт ишегалларына, паркларга, аллеяларга, хәтта шәхси участокларга утыртыла. Быел Түбән Каманы кедр, себер карагачы, көнбатыш туясы, зәңгәр чыршылар бизәр, дип планлаштырыла....

Түбәнкамалылар агач үсентеләре утыртырга әзерләнә. «Шәһәр ЭКОбомбасы» акциясендә алар инде икенче мәртәбә катнаша.
 
Оештыручылар әйтүенчә, бергәләшеп күпләп алганда, үсентеләрнең бәясе арзанрак була. Башта заявкалар җыела, үсентеләр кайтартылгач, алар шәһәрдәге йорт ишегалларына, паркларга, аллеяларга, хәтта шәхси участокларга утыртыла. Быел Түбән Каманы кедр, себер карагачы, көнбатыш туясы, зәңгәр чыршылар бизәр, дип планлаштырыла. Күпләп алганда ылыслы агачларның бәясе 45 сумнан 960 сумга кадәр тәшкил итә. Шунысы кызык, заявка 300 данәдән арткан очракта, теләгән һәркем акция нигезендә катнашып, үзенә берсен бушлай ала алачак. Үсентеләргә заказны 7 апрельгә кадәр бирергә кирәк.
 
Узган ел түбәнкама-лылар 800 үсенте алдырганнар, шуларның 150се «Гаилә» паркында утыртылган, бер өлеше балалар бакчаларына
таратылган. Шулай ук мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары да агачларны мәктәп тирәсенә истәлеккә утыртып калдырырга мөмкин. Проект турында тулырак мәгълүмат http://www.e-nkama.ru/news/260/50893/ сайтында урнаштырылган. +7 937 596 15 25 телефон номеры буенча шалтыратып та белешеп була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев