Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шәһәрне төзекләндерүгә өлешебезне кертик

Яшәү һәм ял итү шартларын яхшырту, җәмәгать урыннарын төзекләндерү, тарихи объектларны торгызу - болар барысы да һәр шәһәр өчен актуаль мәсьәлә булып кала. Түбән Камада һәм Кама Аланында теләкләрне һәм хыялларны тормышка ашыруда «Төзекләндерүдә биш адым» программасы ярдәм итәчәк. Моношәһәрләр өчен эшләнелгән әлеге махсус программа турында без Түбән Кама муниципаль...

Яшәү һәм ял итү шартларын яхшырту, җәмәгать урыннарын төзекләндерү, тарихи объектларны торгызу - болар барысы да һәр шәһәр өчен актуаль мәсьәлә булып кала. Түбән Камада һәм Кама Аланында теләкләрне һәм хыялларны тормышка ашыруда «Төзекләндерүдә биш адым» программасы ярдәм итәчәк. Моношәһәрләр өчен эшләнелгән әлеге махсус программа турында без Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары (инвестицияләр буенча) Радмир Беляев белән әңгәмә кордык.
- «Төзекләндерүдә биш адым» программасының асылы нидә?
- Әлеге программа бары тик моношәһәрләр белән бәйле. Бүгенге көндә Россиядә моно-шәһәр статусы 319 шәһәргә бирелгән. Түбән Кама һәм Кама Аланы - шуларның икесе. Бу программа исә аларны үз территориялә-рен үстерүгә һәм төзекләндерүгә стимуллаштыра. Аларның һәрберсе «биш адым» тәкъдим итәргә тиеш.
- «Биш адым»га нәрсәләр керә?
- «Төзекләндерүдә биш адым» («Пять шагов благоустройства») программасы җәмәгать урыннарын төзекләнде- рү, яшьләрнең ял урыннарын тәртипкә китерү, социаль инфраструктура объектларын яңарту, шәһәрнең истәлекле урыннарын, ташландык хәлендәге бина һәм мәйданнарны торгызуны үз эченә ала.
- Фикер-теләкләр кемнәрдән кабул ителә?
- Теләгән һәр кеше үзе өчен иң кирәкле дип санаган юнәлеш буенча фикерләрен җиткерә ала. Аларны 28 февральгә кадәр моногорода.рф сайтына кереп язып калдыра. Аннары 31 мартка кадәр шул ук сайтта алар өчен тавыш бирә ала.
- Программа буенча нәтиҗәләр кем тарафыннан чыгарыла? Нинди юнәлешкә игътибарны күбрәк бирү планлаштырыла?
- Нәтиҗәне әлеге программаны тәкъдим итүче һәм эшләүче «Стрелка» медиа, архитектура һәм дизайн институты чыгарачак. Без биш юнәлештә булган тәкъдимнәрне тормышка ашырырга ниятлибез. Һәр «адым»ның - бер проекты булачак.
- Мондый эшне башкарыр өчен акча кайдан биреләчәк?
- Мондый эш зур чыгымнар таләп итә, әлбәттә. Шуңа күрә акча төрле чыганаклардан: муниципаль, региональ һәм федераль бюджеттан алыначак.
Әңгәмәне
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА
алып барды.
 
P.S.Әйтергә кирәк, тәкъдимнәр күп һәм төрле. Мисал өчен, «Гаилә» паркында пыяла оранжерея төзү, трамвай юлларын озынайту, районның күп кенә сулыкларын яңарту һәм чистарту, Лемаев скверына реконcтрукция ясау, «Дискоцентр»да яшьләр үзәге булдыру, Кама яр буен төзекләндерү, Стахеев йортын торгызу, машина кую урыннарын булдыру һ.б.
Камааланлылар исә поселокта чыршы һәм җиләк-җимеш бирүче агачларның үсүен; «Победа» һәм «Светофор» эконом-гипермаркетлары ачылуны, санаторий һәм көймә станциясе булдыруны тели.
Исегезгә төшерәбез: теләк-тәкъдимнәрне моногорода.рф. сайтына кереп 28 февральгә кадәр калдыра аласыз. Алар күпфункцияле үзәктә дә кабул ителә. Рәхим итегез! Бәлки, нәкъ менә сезнең тәкъдимегез иң яхшысы булыр.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев