Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама мәктәпләренең чыгарылыш сыйныфларында белем алучы 49 мәктәп укучысына планшетлар өләштеләр

Татарстан Президенты тәкъдиме буенча күп балалы мохтаҗ гаиләләрдәге 9 нчы, 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучыларына планшетлар бирелә.

Өйдә компьютер булмаса, ничек белем алырга? Кибеткә чыгарлык та хәл калмаса, нишләргә? Бәхеткә, дәүләт тарафыннан да, аерым хәйриячеләр тарафыннан да ярдәм күрсәтелә.

Күп балалы мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга дистанцион уку өчен планшетлар таратылды. Шәһәребез мәктәпләренең 9 нчы, 10 нчы һәм 11 нче сыйныфларында белем алучы 49 мәктәп укучысы тынычлап имтиханнарга әзерләнә алачак.

Әлегә кадәр, компьютеры булмаганнар, биремнәрне телефон аша эшләгәннәр. Ә алай бик уңайсыз дип белдерәләр. Планшетка исә кирәкле программалар кертелгән, укытучы белән видеоэлемтә урнаштыру да җайлы. Гаджет ватылса, ул хакта аны биргән мәктәпкә мөрәҗәгать итәргә була. Уку елы тәмамлангач та, планшетларны кире илтеп тапшырырырга кирәк.

фото ntr-24.ru сайтыннан.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев