Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шәһәребез – дуслык үзәге

Түбән Кама шәһәренең «Русиянең иң төзек шәһәре» бәйгесендә җиңүче, «Идел буеның мәдәни башкаласы » булып танылуы, «Социаль өлкәдә иң яхшы муниципаль берәмлек» Бөтенроссия бәйгесендә җиңүе белән без бик горурланабыз. Моңа өстәп мин, кырыкка якын төрле милләт яшәгән, яраткан шәһәремә, хаклы рәвештә, «Дуслык шәһәре» дигән исемне дә, бирер идем.

Шәһәрдәшләребезнең дус, тату яшәүенә, бүгенге көндә егермегә якын милләт вәкиленең иҗтимагый оешмаларын сыендырган Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләренең һәм белгечләренең дә өлеше зур. Бу бинада һәр халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын чагылдырган төрле фестивальләр, бәйгеләр, осталык дәресләре, бәйрәмнәр булып тора. Мәдәният көненә багышланган чараларда чуваш халкының «Кер сари», азербайҗан халкының «Har Bayrami», мари халкының «Угинде», мордва халкының «Балтаи» уңыш бәйрәмнәрен, тадҗик халкының «Тадҗикстан – гүзәл илем» дип аталган җырлы-биюле кичәсен дә зур кызыксыну белән күзәтеп бардык.
Милли гореф-гадәтләрне үстерү һәм сак-лау максатыннан ел саен уза торган «Милли ризыклар бәйгесе», пандемия зәхмәте аркасында, быел онлайн-бәйге форматында үтте. Мин бу бәйгедә жюри вәкиле буларак катнаштым. Әрмәннәрнең милли ризыгы булган пәхләвә, керәшен халкының Пыкрау бәйрәмнәрендә генә пешә торган кабак бөккәне, русларның кәбестә һәм украиннарның балан күмәче, чуваш халкының йөземле пәрәмәче, татар халкының кызарып пешкән бәлеше дә телеңне йотарлык иде. Урыннар билгеләгәндә бәйгедә катнашучының милли киемдә булуы, ризыкның ничек әзерләнүе, табынга бирелүе, сөйләм теле игътибарга алынды. Күп төрле номинацияләрдән «Милли ризык» номинациясен беренче Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлегеннән катнашкан Мөхәммәтҗанова Чулпан Валерий кызы алды. Әлбәттә, башка катнашучылар да бүләксез калмадылар.
Төрле милләт кешеләре дус-тату яшәгән шәһәребез көннән көн матурлана. Балалар бакчалары төзелә. Яңа йортлар калка. Язмамны «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе шагыйрәсе Гөләндәм Галиеваның шигырь юллары белән тәмамлыйм.
Яз җитүгә туган шәһәрем,
Аллы-гөлле нурга күмелә.
Бер түтәлдә үскән гөлләр күк,
Тату яши халык биредә.
Түбән Кама – дуслык үзәге,
Күп милләтнең түган төбәге.
Планетаның иң-иң түрендә,
Чәчәк ат, син, гомер-гомергә!

Рәсимә Нәбиуллина

фото: https://vk.com/ddnnk

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев