Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шәһәрдә дә, авыл җирендә дә янгыннар булып тора

Шушы елның беренче яртысында Түбән Кама муниципаль районында 90 янгын булып, 5 кеше үлгән һәм 8 кешенең сәламәтлегенә зур зыян килгән. Бу саннарның барысы да, узган елның шул чорындагы белән чагыштырганда, шактый артык. Түбән Кама муниципаль районының янгын күзәтчелеге буенча баш инспекторы Камил Шиһапов раславында, барлык янгыннарның яртысы диярлек ут...

Шушы елның беренче яртысында Түбән Кама муниципаль районында 90 янгын булып, 5 кеше үлгән һәм 8 кешенең сәламәтлегенә зур зыян килгән. Бу саннарның барысы да, узган елның шул чорындагы белән чагыштырганда, шактый артык.
Түбән Кама муниципаль районының янгын күзәтчелеге буенча баш инспекторы Камил Шиһапов раславында, барлык янгыннарның яртысы диярлек ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыга (моңа, әлбәттә, исерекләр дә зур өлеш кертә).
Янгын урынына тиз арада барып җитеп, сүндерә башлау мәсьәләсе дә елдан ел кыенлаша. Чөнки шәһәрдәге йорт ишегаллары машиналар белән шыплап тулган, алар законсыз, кыргый автостоянкаларга әйләнде, шулар аркасында, янгын сүндерү техникасының ут капкан квартир турысына якын килә алмау очраклары булган (мәсәлән, Вахитов урамындагы 8/14 йортта). Шәһәр янындагы кайбер бакчачылык ширкәтләрендә дә, урамнарны каплаган автомобильләр аркасында, янгын сүндерү машиналары ут чыккан йорт янына тиз генә барып җитә алмаган.
Камил Шиһапов фикеренчә, халык арасында аңлату-профилактика эшен көчәйтергә кирәк. Моңа өстәп, шуны да әйтик: коры үгет-нәсихәт белән генә әлләни зур файда булуы икеле, чөнки, тормыш күрсәткәнчә безнең халык «кесәсенә сукканны», ягъни саллы штраф салганны гына аңларга мөмкин…

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев