Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шәһәрдә автобусларның йөрмәү мәсьәләсе берничә ел дәвамында кискен тора

Автобуслар аның саен сирәгрәк йөрде, кеше зарлары арта барды. Бүгенге көнгә кадәр әле берни дә үзгәрмәгән.

«10 нчы маршрутны бер сәгать көттем – килмәде. Бер 56 нчы маршрут автобусы гына узды. Элек, шәхси машиналары белән автобус маршрутлары буенча йөрүчеләр дә бар иде. Бүген алары да күренмәде, нәтиҗәдә, эшкә такси белән барырга туры килде», – ди Розалия Госманова. «Зур автобуслар да, кечкенәләре дә юк. Тукталышларда кеше күп җыелгач, көтеп тормыйм, җәяү китәм. Ә миңа инде 90 яшь», – ди Нурия апа Сираҗиева.
Социаль челтәрләр дә зарлар белән тулган. Түбән Кама транспорт предприятиесендә хәлне зур автобусларның булмавы белән аңлаталар. Социаль дистанция саклау максатыннан 20 автобус шин заводына вахта итеп җибәрелгән, бакчаларга йөртү өчен дә зурларын юлларга тырышалар.
«Барлык шәһәр маршрутларына 12 «ПАЗ»ик калды. Мондый режимда ай ярым эшлибез. Керем, запчасть – берни юк. Яңа автобуслар кайтмаганга да байтак вакыт узды, аның берсе якынча 12 миллион сум тора. Өлкән яшьтәге автобус йөртүчеләр лаеклы ялга китеп бара, ә яшьләр эшләргә теләми. Керем булмагач, хезмәт хакын да арттырырга мөмкинлек юк», – дип үзе дә зарланып алды «Түбән Кама ПАТП» җәмгыяте генераль директоры Юрий Иванов НТР хәбәрчеләренә.
Әлбәттә, яңа микрорайоннарда трамвайлар җибәрү мәсьәләне өлешчә генә булса да хәл итәр иде дә бит... Ләкин «Шәһәр электр транспорты» предприятиесе генераль директоры Рафаил Хәбибуллин әйтүенчә, проект, экспертизалар күптән әзер булса да, эш башланмый. Коронавирус пандемиясе килеп чыгу сәбәпле, Сочида зур форум да узмыйча калган. Өстәвенә, узган ел трампаркны яңа трамвайлар белән тәэмин итәргә планлаштырсалар да, килеп чыкмаган.
2019 елның июль аенда шәһәребездә быел майда транспорт реформасы тормышка ашырыла башлаячагы турында игълан иткәннәр иде. Ләкин халык «Тумаган тайның билен сындырма» дип юкка гына кисәтми. Ноябрь, декабрь айларында Санкт-Петербургның проект институт белгечләре мәсьәләләрне анализлаган, халык арасында сорашуда 1239 кеше катнашкан, тәкъдимнәре язып алынган.
«Кызганычка, пандемия вакытында институт белгечләре белән очраша алмадык. Бүген шәһәр мэры җитәкчелегендәге киңәшмәдә онлайн режимда алар да катнашып, маршрут челтәренең яңа вариантлары белән таныштырды. Без исә аңа нинди үзгәрешләр кертергә теләвебезне җиткердек. Тәкъдимнәрне исәпкә алып, үзгәртеп, кабат күрсәткәч, предприятиеләр җитәкчелеге белән очрашачакбыз, җәмәгать тыңлаулары уздырырга да ниятлибез», – диде Түбән Каманың җәмәгатьчелекне ташу һәм транспорт бүлеге начальнигы Ленар Зарипов.
Ленар әфәнде әйтүенчә, пандемия вакытында пассажирлар саны 85 процентка кимегән. Шуңа күрә транспорт предприятиеләре авыр вакытлар кичерә: керем кимегән, ә, димәк, хезмәткәрләргә акча түләргә мөмкинлек юк.
Яңа реформа буенча җәмәгатьчелек белән очрашулар турында алдан хәбәр итәчәкләр, кешеләрнең тәкъдимнәрен исәпкә алачаклар. Шунысы да билгеле, транспортта йөрү өчен бердәм түләү системасын да булдырырга ниятлиләр. Вәгъдәләр бирү дәвам итә. Бераз көтик, башка чарабыз юк. «Өметсез – шайтан гына була» дип, юкка гына әйтмиләр.

Фото medianknh.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев