Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шәһәр ямьләнә башлады

Март-апрель - кыштан соң кардан арчылган урамнарны, ишегалларын чүп-чардан арындыру вакыты. Бу уңайдан, шәһәребездә һәм районда чисталык икеайлыгы игълан ителүе турында язган идек инде. Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре алдына 1 Май бәйрәменә кадәр Түбән Кама урамнарын тәртипкә китерү бурычы куелды. Бу көннәрдә чүп-чардан арындыру өмәләре дәвам итә. Өмәләрне үткәрү...

Март-апрель - кыштан соң кардан арчылган урамнарны, ишегалларын чүп-чардан арындыру вакыты. Бу уңайдан, шәһәребездә һәм районда чисталык икеайлыгы игълан ителүе турында язган идек инде. Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре алдына 1 Май бәйрәменә кадәр Түбән Кама урамнарын тәртипкә китерү бурычы куелды. Бу көннәрдә чүп-чардан арындыру өмәләре дәвам итә.
Өмәләрне үткәрү өч этапка бүленгән иде: беренчесе - кыш буе җыелган кар көртләрен йомшарту, аларны кояш төшә торган урыннарга чәчү һәм бозларны вату. Хәзерге вакытта эшнең бу этабы төгәлләнеп килә. Икенчесе - чүп-чарны җыештыру, урамнарны тәртипкә китерү. Бу уңайдан, чәршәмбе өмәләре үткәрелә. Өченчесе - бордюрларны һәм агач-куакларны буяу.
Гомумән алганда, шәһәрнең 29 урамын, 278 километр озынлыктагы магистраль һәм эчке юлларны тәртипкә китерергә кирәк. Әлеге өмәләрдә предприятиеләрдән, оешмалардан тыш, теләгән һәркем катнаша ала. Шәһәрнең чисталыгына битараф булмаган түбәнкамалыларга, 39-48-75 номеры белән телефоннан шалтыратып, эш мәйданын белешергә һәм эш коралларын каян алырга икәнлеген сорарга мөмкин.
Чисталык икеайлыгы нәтиҗәләре буенча республика конкурсы уздырылып, төрле номинацияләр буенча иң актив катнашучылар ачыкланачак. Өмәләргә иң актив катнашкан гаилә Кырымга юллама белән бүләкләнәчәк.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев