Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шәһәр мэры халык белән очрашты

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин җәмәгать кабул итү бүлмәсендә шәһәрдәшләр белән очрашты. Бу юлы аңа 16 кеше мөрәҗәгать итте. Үтенечләр һәм тәкъдимнәр төрле: балалар өчен кафе төзүгә мәйдан бүлеп бирү, торак белән тәэмин итү һ.б. Тынычлык урамындагы 17нче йорт халкы идарәче компаниядән сорауларына тулы җавап алырга тели: мисал...

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин җәмәгать кабул итү бүлмәсендә шәһәрдәшләр белән очрашты. Бу юлы аңа 16 кеше мөрәҗәгать итте.
 
Үтенечләр һәм тәкъдимнәр төрле: балалар өчен кафе төзүгә мәйдан бүлеп бирү, торак белән тәэмин итү һ.б. Тынычлык урамындагы 17нче йорт халкы идарәче компаниядән сорауларына тулы җавап алырга тели: мисал өчен, квартирларда температура 24-25 градуска кадәр җитә, шуңа күрә тәрәзәләрне ачарга туры килә, дип зарлана алар. Мондый уңайсызлыкларның сәбәбе - йортта җылылыкны ав-томат рәвештә һава торышына карап көйләү җиһазы булмау.
 
Шәхси эшмәкәр Светлана Чи-хирева яңа сату нокталарын ачу белән беррәттән «Ананас» балалар кафесының мәйданын зурайтырга планлаштыра. Әмма моның өчен өстәмә урын кирәк. Очрашуда, шулай ук, халыкка күмү йолалары хезмәтләре буенча сораулар да каралды, шәһәрдәшләр арасында матди ярдәмгә мохтаҗ булганнары да бар икән.
 
Исегезгә төшерәбез, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы белән очрашырга теләүчеләр һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе 39-17-17 телефоны аша шалтыратып яки Студентлар урамы, 9нчы йорт адресына мөрәҗәгать итеп языла ала.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев