Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шәһәр мэры белән очраштылар

Шәһәребез микрорайоннарында Түбән Кама җитәкчеләренең халык белән очрашулары бара. Аларның берсе 33нче мәктәптә узды, шәһәр мэры Айдар Метшин 34нче, 35нче һәм 35А микрорайоннарында яшәүчеләр белән очрашты. Шәһәр мэры Түбән Кама үсешендә узган ел ирешелгән уңышлар һәм 2014 елга планнар турында сөйләде. Очрашуда катнашучылар аңа үзләренең сорауларын да бирә алдылар. Мәсәлән,...

Шәһәребез микрорайоннарында Түбән Кама җитәкчеләренең халык белән очрашулары бара. Аларның берсе 33нче мәктәптә узды, шәһәр мэры Айдар Метшин 34нче, 35нче һәм 35А микрорайоннарында яшәүчеләр белән очрашты.
Шәһәр мэры Түбән Кама үсешендә узган ел ирешелгән уңышлар һәм 2014 елга планнар турында сөйләде. Очрашуда катнашучылар аңа үзләренең сорауларын да бирә алдылар. Мәсәлән, 34нче микрорайонда яшәүчеләрне анда тротуарлар, тукталышлар, ишегалды клубы һәм полициянең терәк пункты булмавы борчый. Студентлар урамындагы аз гаиләлеләр тулай торакларында - 59нчы, 61нче һәм 63нче йортларда яшәүчеләр балалара майданчыгы юклыгыннан зарланды. Торак-коммуналь хуҗалык эшеннән, аерым алганда, подъездларның ремонт күрмәвеннән зарланучылар да булды.
Айдар Метшин шушы очрашу барышында ук торак-коммуналь хуҗалык департаменты начальнигы Алексей Харитоновка һәм башка җитәкчеләргә бурычлар йөкләде. Йорт подъездларына капиталь ремонт мәсьәләсенә килгәндә, анысы торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар булмаган подъездларда эшләнәчәк икән, ә түбәнкамалыларның ул бурычлары 240 миллион сумга җиткән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев