Туган як

Шинников проспектындагы кунакханәдә реконструкцияләү эшләре тәмамланган

Хәзерге вакытта Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Шинников проспектында урнашкан кунакхандә реконструкцияләү буенча йомгаклау-тикшерү эшләрен башкара.

Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Биш катлы кунакханәдә ремонт 2020 елның гыйнварында башланган, хәзер ул тәмамланган.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары объектта янгын куркынычсызлыгы нормаларының үтәлешен, мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен үңайлы шартлар булдыруын, шулай ук, санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлешен тикшерәләр.

Әгәр дә барлык нормалар үтәлгән булса, отельгә проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биреләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: