Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шәhәрнең “Инвалид балаларның ата-аналары һәм опекуннары ассоциациясе”нә ярдәм кирәк!

Түбәнкамалылар инвалид балаларга бәйрәм оештыруда ярдәм итә алалар.

Сүз Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чарага әзерлек турында бара.

Түбән Каманың “Инвалид балаларның ата-аналары һәм опекуннары ассоциациясе”нә инде – 30 ел, тик хәзерге вакытта ул авырлыклар кичерә.

Биредә төрле авырулар белән авыручы 140 бала исәптә тора. Бүләкләр җыярга көннән-көн катлаулырак. Элек иганәчеләр ярдәм иткән.

“Һәр балага нинди дә булса бүләк алырга тырышабыз. Башта балалардан һәм ата-аналардан нәрсә теләгәннәрен сорыйбыз, ә аннан соң без гаиләләргә аларны сатып алырга булышабыз”, - дип уртаклашкан “Инвалид балаларның ата-аналары һәм опекуннары ассоциациясе” рәисе Светлана Гыйльманова.

Чараларның берсе 1 июньгә – Халыкара балаларны яклау көненә планлаштырылган.

“Теләсә нинди ярдәмгә без бик шат булыр идек. Аниматорлар, тәм-томнар – балалар шундый мизгелләрне ярата. Без һәр бүләккә шат”, - ди Ләйсән Зарипова.

Балаларга ярдәм күрсәтү өчен 8 (917) 290-35-52 номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Шулай ук, “ВКонтакте” төркеменә язарга яки Студентлар ур., 13 адресы буенча мөрәҗәгать итәргә була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев