Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шәhәр хастаханәсенең яңа бинасы 60%ка тышланган

Түбән Кама район үзәк күптармаклы хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеген төзү дәвам итә.

Бу хакта “ТКРҮКХ”нең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзерге вакытта төзелештә 110 эшче эшли. Бина 60%ка тышлаган. Эчке бизәкләү эшләре тулы куәтенә бара, якын арада эшчеләр якын-тирәдәге территорияне төзекләндерә башлаячак.

Моннан тыш, вентиляцион җайланмаларны, лифтларны монтажлау һәм бинаны электр челтәрләренә тоташтыру эшләре дәвам итә.

План буенча, бинаның беренче катында кабул итү-диагностика бүлеге урнашачак. Югарырак катларда травматология, кардиология, терапия, гинекология бүлекләре hәм беренчел кан тамырлары үзәге булыр дип көтелә.

Бина заманча диагностика һәм дәвалау җиһазлары белән җиһазландырылачак. Ачылу август ахырына планлаштырылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев